Бүген Явлаштау авыл китапханәсендә Явлаштау һәм Мишәбаш балалар бакчасында эшләүче һәм лаеклы ялга киткән балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен Тәрбиячеләр көне һәм Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Чарада катнашучыларны мәктәпнең профсоюз оешмасы җитәкчесе Балтачова Р. К. тәбирикләде. Китапханәче бәйрәм тарихы, әти-әниләрнең котлауларын, тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, тәрбиячеләр турында шигырьләр укыды. бергәләп кызыклы тарихлар искә төшерелде, кызыклы уеннар уйналды, баянчы кызыбыз Дианага кушылып матур җырлар җырланды. Чара ахырында тәмле җиләкле чәй эчелде.