17 гыйнварда Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалында рәсем сәнгате укучыларының "Кышкы палитра" исемле рәсем күргәзмәсе куелды.
16 гыйнварда Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда «Саба дулкыннары» - «Мәктәп-TV» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре булды. Бу төшерүгә Шәмәрдән авылының төрле түгәрәкләренә йөрүче егетләр чакырылган иде. Шулай ук төшерүдә Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме катнашты. Анда алар «Юри генә» дигән татар биюе белән чыгыш ясады. Һәр катнашучы үз талантларын күрсәтә алды.
«Китапханәгә бөтен гаилә белән» акциясе кысаларында 14 гыйнварда Шәмәрдән балалар китапханәсендә Искечә Яңа елга багышланган "Яңа ел открыткасы" дигән мастер-класс узды. Чара башында балалар китапханәсе мөдире Галиакберова Р.Х. барлык катнашучыларны Искечә Яңа ел бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Чарага чакырылган остаз Юнысова А. К., үз чиратында, балаларга скрапбукингның нәрсә икәнен һәм инде XVIII гасырда аристократ гаиләләреннән булган ханымнарның махсус кәгазьдән альбомнар ясавын, аларны бау, бусы һәм атлас тасмалар белән открыткалар да ясауларын әйтеп үтте. Алсу Камил кызы балаларны «скрапбукинг» стилендәге открыткалар ясауның серләренә сабырлык белән өйрәтте. Мастер-класста катнашучылар биремне уңышлы үттеләр, открыткалар бик матур булып чыкты. Чарадан соң катнашучыларның күбесе китаплар алдылар һәм яңа төрле мастер-класслар оештыруны сорадылар.
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан 14 январь көнне “Бәхет елы булсын Яңа ел” дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырдылар.
"Бу иске Яңа ел!»
2023 ел – Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф –гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 12 нче гыйнвар көнне Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубы һәм килгән кунакларыбыз өчен “Бию легендасы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.Очрашуның төп кунагы “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы Камил Галимҗанов иде. Ул армия сафларында матрос булып хезмәт иткән чорда үзлегеннән степ бию ысулын үзләштергән һәм Саба якларына әйләнеп кайткач шушы ысул белән “Альбатрос” биюен салган,сәнхәдә чыгышлар ясаган. Әлеге чыгыш килгән кунакларга видео язма аша күрсәтелде. Өстәл артында утырган һәрбер кеше Камил абыйның биюен күреп сокландылар һәм үз фикерләре белән бүлештеләр. Кичәне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракыйп кызы алып барды. Түгәрәк өстәлдә Саба районы сәнгать мәктәбе директоры Газизов Алмаз Зиннур улы, Саба районы сәнгать мәктәбе хореографы Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы, Саба район мәдәният йорты хореографы Зарипова Айсылу Наил кызы, “Нәүрүз” һәм “Гөлбакча” ансабле җитәкчесе Габделхаков Газинур Галиәскәр улы катнаштылар.
13 гыйнвар көнне татар халкының моңлы сандугачы, йөзләгән җырлар авторы, шагыйрә, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 яшь тулган булыр иде (1928-2005). Шул уңайдан 11 гыйнвар көнне район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубы белән берлектә “Үз илемдә” дип исемләнгән шигырь һәм җыр кичәсе үткәрелде. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, «Халкыбызның моңлы шагыйрәсе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Кичә барышында “Сөембикәлеләр” Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен укыдылар, иң танылган җырларын («Үз илемдә”, “Керкәле таулары”, “Туган авылым урамы”, “Кояш гомере”, “Мин бит кара карлыгач” һ.б.) җырладылар.
Яшүсмерләр белән “Гомер ул бер генә бирелә” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Очрашуга авылыбызның имамы Инсаф Галимҗанов килде. Яшүсмерләргә әдәп- әхлак тәрбиясе, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту һәм начар гадәтләргә тартылмыйча, дөрес яшәү рәвеше алып бару турында сөйләде. Сорауларга җаваплар бирде.
Яңа ел – ул әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып озак көтәләр. 8 гыйнварда Иштуган авылы мәдәният йорты белгечләре "Раштуаның тылсымлы мизгелләре" дип аталган балалар чыршысы үткәрделәр. Яктыра торган төрле-төрле гирляндалар һәм матур итеп бизәлгән чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.Тамаша геройлары балаларны әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәли җырлар һәм биюләр белән чын бәйрәм башланды. Ел дәвамында клубта үткәрелүче чараларда, конкурсларда актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке яңа ел кәефе алдылар. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк - балаларның һәм рәхмәтле ата-аналарның бәхетле күзләрен күрү.
Саба районы кунаклары һәм халкы өчен бәйрәм көннәрендә туристик маршрутлар буенча экскурсияләр оештырылды. Чарада катнашучылар районның тарихы һәм истәлекле урыннары турында күп кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар.Төрле оешмалар тарафыннан кардан ясалган сыннарны карадылар, тау шудылар. Шулай ук программага "Таң"кафесында төшке аш та кертелгән иде, тәмле ризыклардан авыз иткәч, “Ямьле Саба”яр буенда кышкы табигатьне күзәттеләр. Соңыннан үзәк чыршы янында Яңа ел тамашасында катнаштылар һәм Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар. Шулай ук Саба районы музейларында булдылар, күп төрле экспонатларны күрделәр. Көн бик кызыклы, файдалы үтте.