Татарстанда 2023 нче ел «Милли мәдәниятләр, горефгадәтләр елы» дип игълан ителде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре” дигән иҗади бәйге уздыру хакында белдерде. Бәйге әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелде.
Бәйгенең бурычлары һәм максатлары:
- татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
- каз мамыгыннан мендәрләр тутыру серләренә төшендерү;
- бизәкләрне карау, сайлап алу, төсләрне аеру, татар халкының милли төсләрен сайлаудагы үзенчәлекләрен өйрәтү;
- сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү;
- гаилә мендәрләре ясарга өйрәтү (70х70, 60х60 – берәр пар; 50х50 – өч мендәр);
- татар халкының сәнгате, милли татар орнаменты белән таныштыру.
Саба районыннан “Татарның мамык мендәрләре” бәйгесенә “Ак калфак” клуб берләшмәләренә йөрүче хатын-кызларыбызның 28 гаризасы җибәрелде. Барлык эшләр дә күңел җылысын биреп, күз явын алырлык итеп чигелгән.
Хәзерге заманда төрле тукымаларны буяу популярлаша бара. Кулдан буяу – эшләнмәләрне матур, модалы, оригиналь итүнең бик яхшы ысулы булып тора. 28 февраль көнне Иләбәр авыл китапханәсендә Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе хезмәткәрләре сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада Иләбәр авылында яшәүче актив, иҗади яшүсмерләр һәм яшьләр катнашты. Кичәнең башында китапханәчеләр сумкага рәсем төшерүне ничек башкарырга, нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга һәм рәсем бозылмасын, озак саклансын өчен ничек киптерергә кирәклеге турында аңлаттылар. Катнашучыларның һәрберсе үз идеясын һәм үз фантазиясен эшкә җикте. Нәтиҗәдә, һәркемнең уникаль, стильле, ә иң мөһиме кабатланмас сумкалары барлыкка килде.
Профессиональ баянчы Вилорик Вәлиуллинның 80 еллыгына багышланган иҗат кичәсе район мәдәният йортында узды.
Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен музей хезмәткәрләре музей буенча гомуми экскурсияда:
- Татарстан Республикасында бердәнбер урман музеен булдыру тарихы турында;
- Россиядә Урман эше Петр 1 дәүләтеннән башлануын;
- Россия урман хуҗалыгының барлыкка килү һәм үсеш тарихы;
- Саба урман хуҗалыгының төп эшлеклеләре һәм атказанган хезмәткәрләре;
- Саба урман хуҗалыгының хайваннар дөньясы турында сойлэделэр.
Урман музеенда экскурсиядә, мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр урман байлыкларын мул итеп биргән илләре белән горурландылар һәм аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу өчен җаваплылыклары никадәр зур булуын аңладылар.
Экскурсия тәмамланганнан соң мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр музей буйлап мөстәкыйль йөрү һәм урман хуҗалыгының үсеш тарихы турында мәгълүмат белән танышу, экспонатларны җентекләбрәк карау мөмкинлегенә ия булдылар. Музей экспонатларын өйрәнеп, мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр урманнарның байлыгына сокландылар!
Крәнне авыл клубында Яңа Мичән авылы китапханәсе белән берлектә Татарстан Республикасында милли традицияләр мәдәнияте елы кысаларында "Май чабу" бәйрәме уздырылды.Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.Һәр көннең ничек аталуы турында белдеәр. Яңа Мичән авылы китапханәсе мөдире бәйрәмнең әһәмияте, бәйрәм традицияләре, символлар( коймак, карачкы, Май чабу) турында китаплар һәм иллюстрацияләр булган”Йолаларның асыл җепләре” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Балалар бу матур бәйрәм турында якты иллюстрацияләр белән китаплар, журналлар карадылар. Чара уен программасы белән дәвам итте. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, төрле конкурсларда теләп катнаштылар: "Әтәч сугышлары", "Музыкаль урындыклар", "Йөзек салыш", "Түбәтәй". Традицион ризыксыз нинди Май чабу?! Крәнне авыл клубы мөдире әзерләгән коймаклар барыбызны да сөендерде.
22.02.2023 көнне Шәукәт Биктимиров исемендәге Саба район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата "Солдатта булган диләр" исемле тематик концерт үткәрелде.
Гармунчылары белән данлы Шекше ягы, алар җирлекнең хәзинәсе, куанычы, шатлыгы. Авыл мәдәнияте тарихында якты эз калдырып, бакыйлыкка күчкәннәрен һәм бүгенге көндә иҗат итүче гармунчыларны бергә кушып санасаң, гомуми сан җитмештән артып китә. 23нче февраль кичендә Шекше мәдәният йортында оештырылган “Гармун-гомер юлдашым” дип исемләнгән кичә нәкъ менә йөзек кашына тиң асыл затлар, кадерле гармунчыларга багышланды. Тормышка ямь өстәүче, күңелләрне яктыртып яшәүче оста абруйлы Кадыйр Җиһангир улы Таҗиев һәм Рәкыйп Нәҗип улы Шәрипов авылдышлары, якташлары, туганнары каршында хөрмәтләнде, матур ихлас теләкләр, бүләкләр, Рәхмәт хатлары, әле канат ярып кына килүче яшь гармунчылар Аяз Галимов һәм Рәйхан Гыйльмановтан да музыкаль бүләк кабул итте алар.
Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә, аулак өйләрдә, жәйге кич утыруларда, авыл клубларында, яшь егетләрне армия сафларына озатканда уйналган һәм уйнала торган “Авыл көе” белән ачылган кичә, гармунчыларның тормыш һәм иҗат юлы буйлап сәяхәтне хәтерләтте.
Рәкыйп Шәриповның иске генә хромка табып, аның төймәләренә энә белән кырып ноталар язып уйнарга өйрәнгән тәүге көе -“Сыерчык”. Күршесе Марсель Мирасов белән чиратлашып уйный алар. Шекше мәктәбенең 8нче сыйныфында укыганда тагын да остарып, озын тәнәфестә иске сайгаклардан тузаннар күтәрелерлек итеп укучыларны биетә башлыйлар, концертларда һәм башка чараларда катнашалар. Училищеда укып механизатор һөнәрен үзләштергәч, армия сафларына китә, анда да гармуннан аерылмый яшь солдат Рәкыйп. Хәрби хезмәтен тәмамлап туган авылына әйләнеп кайта, төпләнеп эшли, гаилә кора, балалар үстерә һәм гомерлек юлдашына әверелгән моңлы дустыннан аерылмый. Шекше мәдәният йортының да алыштыргысыз оста гармунчысына, артистына, актерына әверелә, күпсанлы спектакльләрдә уйный, бәйрәмнәрдә төп рольләрне башкара.
Кадыйр Таҗиев 1970нче елда Шекше сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, парторг Рәүф Демидов тәкъдиме белән Казан шәһәренә баянчылар әзерләү курсларына укырга китә, анда тугыз ай белем алганнан соң, Шекше авыл клубына баянчы һәм сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайта. Директор Гөлнур Нотфуллина белән бергәләп, зур чаралар оештыра алар. «Ромашка» агитбригадасы бик көчле эшли ул елларда. Совет Армиясе сафларына алынып, хәрби хезмәтен тәмамлап кайкач та яңадан Шекше мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килә егет. Бу вакытта инде директор вазыйфаларын Флера Шакирова башкара. Кадыйр Таҗиевның мәдәният тармагында эш стажы унсигез елга җыела, 1978нче елда Шекше мәдәният йорты директоры эшенә дә алына ул. Гаилә корып җибәргәч, аның тормышы да, иҗаты да тулылына, байый, җырчы хатыны Әлфирәне һәм балаларын да сәнгатькә тартып Таҗиевларның “Гаилә ансамблен” булдыра. Алар районкүләм бәйгедә чыгыш ясый, Арчада зона турын үтеп, республика дәрәҗәсенә чыга, Казанга кадәр барып җитәләр, төрле смотр-конкурсларда катнашып Лауреат исемнәренә лаек булалар. Шөкер, бүгенге көндә дә Кадыйр абыйның тормышы иҗат һәм татар музыка сәнгате белән үрелеп бара. Чын талант иясе Тайфә апа белән икесенең юллары бергә кушылып матур гына гомер кичерә һәм халкыбызга хезмәт итә алар.
Кадыйр Таҗиев һәм Рәкыйп Шәриповның осталыгы, таланты авылда гына түгел, районда, республикада югары бәяләнә. Алар Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче гармунчылар ансамбле составында да, “Зиләйлүк” өлкәннәр һәм “Бөрлегән” балалар фольклор коллективлары белән дә күптөрле иҗади фестиваль-конкурсларда катнаша, башкалабызның мәшһүр сәхнәләрендә дә үз моңнарын калдыралар.
Кадыйр абый һәм Рәкыйп абый кебек милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы кешеләребез булганда яши әле гармун! Шушы рухи хәзинәбезне күз карасыдай саклый алсак, буыннар чылбыры өзелмәс, милләтебез, авылларыбыз да яшәр. Рәхмәт сезгә Шекше гармунчылары!
Районыңа, авылыңа мәхәббәт тәрбияләү, мәдәни гореф-гадәтләрне белү туган якның тарихын өйрәнүдән башлана. Туган җиргә, аның кешеләренә, милли мәдәниятенә хөрмәт уяту максатыннан 25 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ватан нәрсәдән башлана?” дигән әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрделәр. Чара “Ватан нәрсәдән башлана?” дигән җырны тыңлаудан башланды. Балалар белән “Ватан” төшенчәсеннән аларның нәрсә аңлаулары турында әңгәмә корылды, туган як турындагы китаплар белән таныштылар, татар халкының көнкүреше буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Аннан туган як турындагы уй-фикерләрен күзаллап, кәгазьгә төшерделәр. Әңгәмә музыкаль инструментларда татар халык көйләрен башкару белән тәмамланды.
25 февраль көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә "Матбугат дөньясында"дигән газета - журналларга күзәтү үткәрелде. Максат: яшьләрне вакытлы басмаларны укуга җәлеп итү, укучыларның уку культурасын күтәрү. Чара барышында китапханәче яшүсмерләр һәм яшьләр өчен вакытлы басмалар белән таныштырды. Яңалыклар белән кызыксынмаган кеше юктыр, мөгаен. Кайберләрен сәясәт, башкаларны фән һәм техника өлкәсендәге ачышлар, кемгәдер әдәбиятта һәм сәнгатьтә, ә кемгәдер кеше тормышында һәм табигать дөньясында яңалык җәлеп итә. Бу яңалыкларны безгә вакытлы матбугат яки гади итеп әйткәндә газета-журналлар хәбәр итә.
"Могҗизалар остаханәсе" проекты кысаларында 2023 елның 25 февралендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә "Илһам" ял көне клубы әгъзалары өчен иң тәмле "Трайфллар" мастер-классы оештырылды. Трайфллар (яки стакандагы сыек торт) - Инглиз кухнясының бик гади десерты. Мондый десертны үз тәмегез буенча бизәргә мөмкин. Балалар эчлеген үзләре сайладылар һәм кондитер Малова Резеданың күзәтүе астында тәмле десерт әзерләделәр. Десерт әзер булгач, татып караучылар да булды.