Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре агач тактаны буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук бәйрәм көне уңаеннан әниләрен сөендерергә бик матур бүләк тә булды.
Саба гимназиясенең 3"Д" сыйныф укучылары өчен "Без Әдәби аланда" танып белү-әдәби сәгате үткәрелде. Чарада милли костюмнар, ризыклар һәм бизәкләр каралды. Барлык биремнәр дә ВКонтакте китапханәсенең шәхси битендә урнаштырылып барылды. Укучылар җавапларны "Әдәби алан" махсус дәфтәрләренә язып куйдылар һәм татар итек-читекләрен буядылар.
Иң яхшы бүләк ул билгеле үз кулларың белән һәм чын күңелдән ясалган бүләк. Яраткан әниләр өчен ясалган бүләк — ул һәрвакыт күңелгә үтеп керә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Әниләр көне уңаеннан “Әниемә бүләгем” дип исемләнгән мастер-класс үтте. Мастер-класста катнашучылар бүләк ясаганда һәрберсе үз фантазиясен кулланып, оригиналь әйберләр ясарга өйрәнделәр. Балалар ясаган бүләк әнигә яки әбигә тәкъдим итә алырлык матур, төсле, кабатланмас килеп чыкты. Мастер-класста катнашучы укучыларның барысына да ясаган бүләкләре бик ошады. Чарадан алар күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф белән таралдылар.
Укыгыз! Гомерегездә яңа китаптан бер генә битне дә укымаган бер генә көн дә булмасын! (К. Г. Паустовский)
Кадерле дуслар, яңа китаплар исемлеге тулылануын дәвам итә. Һәм без үз чиратыбызда сезне яңа китаплар белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген Олы Кибәче авыл китапханәсендә укуның мавыктыргыч дөньясына күзәтү ясалды! Хәбәр, хикәяләр, яңа басмалар... Сез яңа китаплар укып, меңләгән сорауга җавап таба аласыз. Күзәтү вакытында китапханәче укучыларга китапның кызыклы мизгелләрен сөйләп бирде һәм укып чыкты. Күп кенә китапларны уку өчен өйгә алдылар.
16 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә "Өлкәннар" клубының чираттагы утырышы узды. Көннең темасы "Бәхет нәрсә ул?" иде. Җирле язучы Муса Абдуллин "Безнең гәҗит" газетасыннан "Бәхетем минем" исемле мәкаләсен укыды, шулай ук җирле шагыйрьләр Габит Фәрхетдинов, Миннефәрит Моталлаповның бәхет темасына шигырьләре укылды. Ветераннарыбыз өчен “Яңа китап - яңа дус!” дип исемләнгән яңа кайткан китаплардан торган күргәзмә төзелде, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Ветераннар өйдә уку өчен китаплар алдылар.
Якты, җылы һәм назлы «Әниләр көне» бәйрәме якынлаша. Үз хисләреңне мөмкин кадәр тулырак күрсәтер өчен, әнигә үз кулларың белән бүләк ясарга кирәк. Бу чын бүләк булачак, анда җан һәм кул җылысы салынган була бит. «Әниләр көне» уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Сөекле әниемә бүләк» дигән иҗат сәгате үткәрелде. Балалар урман музее хезмәткәрләре белән берлектә яраткан әниләренә бүләк ясадылар.
9 ноябрьдә бөтен дөньяда Иван Сергеевич Тургеневның тууына 205 ел тулуын билгеләп үттеләр. Бу дата хөрмәтенә 11 октябрьдә Олы Нырты авыл китапханәсе балалар өчен "И.C.Тургеневның тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән әдәби сәгате үткәрде һәм аның биографиясе турында җентеклекләр, тормыштан кызыклы фактлар белән таныштырды. Чара барышында укучылар белән "Бежин луг" әсәреннән өзекләр укылды.
Татарстан Республикасы Конституциясе көне - республиканың барлык халкы өчен мөһим көн. Республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте. Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә. Шул исәптән, Саба туган якны өйрәнү музеенда әлеге бәйрәмгә карата түгәрәк өстәл оештырылды. Чара барышында катнашучылар белән законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге, шулай ук Конституциянең барлыкка килү тарихы, илнең төп законы буларак формалашу этаплары турында әңгәмә корылды.
6 ноябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Сабабаш китап бирү пунктында, клуб мөдире белән берлектә, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышлап, «Туган илем символикасы» исемле әңгәмә уздырдылар. Балалар аның территориясендә яшәүче халыкларның төп законы, тарихы белән таныштылар. Балаларга законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында, шулай ук Конституциянең барлыкка килү тарихы, илнең төп законы буларак формалашу этаплары турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы гимны башкарылды.
Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен “Угадайка” интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда «мәкальләр”, “табышмаклар”, “тизәйткечләр” биремнәре тәкъдим ителде. Барлык биремнәр дә безнең китапханәдә булган китаплардан әзерләнде. Балалар чарада бик теләп катнаштылар, бик актив булдылар. Чараның икенче өлешендә балалар үз куллары белән шопер сумкаларын бизәделәр, мөселман тәсбихлар җыйдылар.