30 июльдә Арташ һәм Сабабаш авылларыннан килгән кунаклар өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты оештырылды. Туристлык маршруты Лесхоз бистәсенең дендрология бакчасында һәм Саба урманчылыгы музеенда булудан башланды. Аннары кунаклар тылсымлы кыңгырау эзләп мавыктыргыч квест үттеләр һәм "Колокол" музеенда булдылар. Кунакларны тәмле камыр ризыклары һәм чәй белән сыйладылар. Экскурсия "Саба бизәкләре"иҗади проекты буенча мастер-класс белән тәмамланды.
29 июльдә Бигенәй мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре булды. Бигенәй мәдәният йорты мөдире Д.Г. Фәтхрахманова аларга картиналар ясау буенча мастер - класс һәм картиналар күргәзмәсе күрсәтте. Аның әнисе Зиннурова Рәзинә Морадыйм кызы туку станогында эшләү процессын һәм үзенең әзер эшләнмәләрен: шарфларын, паласларын, "Коръән"китабының тышлыкларын күрсәтте. Музей хезмәткәрләре Зиннурова Рәзинәнең эшләренә сокланып, аңа иҗади уңышлар, озын гомер теләделәр. Музей хезмәткәрләре визитының максаты-музей кыйммәтләрен саклау һәм 2025 елда районнарда экспедицияләр йомгаклары буенча "Казан Кремлендә" күргәзмә оештыру.
Язучы, кискен сюжетлы әсәрләр авторы Фәнил Галиевның тууына 85 ел.
Явлаштау мәдәният йортында ТР сынлы сәнгать дәүләт музее хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Анда Явлаштау мәдәният йортының "Канәфер", Шикше мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективлары, ике авыл китапханәчеләре, Килдебәк һәм Сәрдә авыл мәдәният йортлары мөдирләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар катнашты. Кунаклар игътибарына татар туе белән бәйле берничә йола тәкъдим ителде, аннары туган якны өйрәнү музеенда булдылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар, материал төшерделәр һәм яздырдылар, Явлаштау мәдәният йортының чәйнекләре коллекциясе белән таныштылар.
30 июль көнне Курсабаш авыл китапханәсендә «Өстәл уеннары» сәгате үткәрелде. Аның максаты балаларны өстәл уеннарының төрлелеге белән таныштыру иде.
30 июль – Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Нәрсә соң ул дуслык? Бу сорауга күп төрле җавап бирергә була. Дуслык – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң самими, иң күркәм бер төре. Ул — ихтыяҗлар, карашлар, фикерләр уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итүгә нигезләнгән мөнәсәбәт.Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсе укучылар белән берлектә “Дуслар һәм дуслык турында” дигән исем астында тематик сәгать уздырдылар.
Традицион Сабантуйдан соң Теләче районының Баландыш авылында блогерлар өчен тагын бер сабантуй үткәрелде, аны "Түгәрәк уен"фольклор фестивале белән берләштерделәр.
2024 елның 29 июлендә Шәмәрдән балалар китапханәсе, «Балкыш» тернәкләндерү үзәге белән берлектә, Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган истәлекле акциядә катнашты. Кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган әлеге чара, акция символлары булган ак шарлар һәм кәгазь күгәрченнәр ярдәмендә уздырылды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау һәм музеефикация эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.