Җаваплылыгы чикләнгән “ Игенче” җәмгыятендә тырыш хезмәт куйган , югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны бүләкләү матур традициягә әйләнде.
Махмутов Марсель Магъсум улы шул алдынгыларның берсе. 1971 елда Шекше авылында дөньяга килгән Марсел Һәрвакыт алга омтылып, намуслы хезмәт куюы белән хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган кеше.
Марсель Магъсум улы армия сафларында хезмәт итеп кайткач, хәзерге
“ Игенче” ҖЧҖ нә тракторчы булып эшкә урнаша Һәм шушы көнгә кадәр тракторда эшли.Аның 29 елга якын стажы бар.Шушы көннәрдә хезмәттә ирешкән югары күрсәткечләре өчен Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. ның “Рәхмәт хаты”на лаек булды.Бүләкне Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г.Ш.Хасаншин, хуҗалык җитәкчесе А.З.Зарипов тапшырды.
”Игенче”ҖЧҖ дә юлларны hәм авыл урамнарын кардан чистартып торалар.Һава торышы нинди булуга карамастан механизаторлар: Галиев Илхам,Газизов Минтимер, Зарипов Ленар, Тимергалиев Ришат, Нотфуллин Әнис, Каюмов Дамирлар –Шекше , Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс, Пүкәл, Олыяз, Түбән Утар авылларына хезмәт күрсәтеп, барлыгы 85км юлны кардан арындыралар.
Шекше авылында "Игенче" ҖЧҖ кышкы Сабантуй уздырды.
«Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов барлык хезмәткәрләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
25 нче декабрь көнне җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә, игенчелек һәм терлекчелек тармагында югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгылары бүләкләнде.Терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны да түргә чакырып хөрмәтләделәр.Уку йортларын тәмамлаганнан соң эшкә килгән яшьләр дә читтә калмады.Акчалата бүләкләрне Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Г.Ш.Хасаншин, хуҗалык җитәкчесе А.З.Зарипов тапшырды.
Эзмә авылында "Игенче" ҖЧҖнең Яңа ел бизәлеше
Шекше авылында "Игенче" ҖЧҖнең Яңа ел бизәлеше
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләргә Һәм аларның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре өләшенде.
Игенче"ҖЧҖ дә хезмәтне саклау, куркынычсыз хезмәт шартларын тудыру, эш урынында җәрәхәт алуны һәм имгәнүләрне кисәтү, кеше тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатыннан укулар оештырылды. Хезмәткәрләргә кышкы махсус өс һәм аяк киемнәре бирелде.
Шушы көннәрдә, хәзерге “Игенче” ҖЧҖ дә озак еллар терлекчелек тармагында эшләп чыккан хезмәт ветераны Сабирҗанова Рәйхана Гази кызы узенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.