ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Районда туристик маршрутлар буенча экскурсияләр дәвам итә. Бүген Саба туган якны өйрәнү музеенда һәм Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Саба үзәкләштерелгән китапханәсе каршындагы "Гөлбакча" клубына йөрүче хатын-кызлар өчен экскурсияләр оештырылды. Кунаклар өчен кызыклы һәм эчтәлекле экскурсияләр үткәрелде. Шулай ук алар Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Безнең төп закон" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Комсомолның туган көне


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Саба туган якны өйрәнү музеенда "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы әгъзаларының беренче утырышы узды. Әлеге клубны булдыруның төп максаты-туган як турындагы мәдәни мәгълүматларны гомумиләштерү, системалаштыру һәм тарату; Саба районының тарихи, мәдәни, археологик һәм табигый мирасын барлау, туган якны өйрәнү эшчәнлеген активлаштыру. Очрашу танышу һәм оештыру мәсьәләләреннән башланды, һәр катнашучы әңгәмә вакытында бик актив булды. Алар туган як, район тормышында булган мөһим вакыйгалар турындагы белемнәре белән бик теләп уртаклаштылар. Очрашу барышында катнашучыларның алга таба эшчәнлеге, мөһим мәгълүматларны эзләү һәм яңарту буенча бурычлар куелды.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

13 октябрьдә, районара туризм программасы буенча, Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Мичәнбаш авылы туристлар төркеме булып китте. Кунаклар өчен кызыклы һәм эчтәлекле экскурсия үткәрелде. Кунакларга безнең музей бик ошады. Соңыннан алар рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.


26
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Бөтендөнья туризм көне алдыннан Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары һәм туроператорлары өчен «ял көннәрендә 1001 ләззәт» туристлык программасын тәкъдир итте.

Әлеге программаны яктырту районнарны Татарстанның яңа туристик юнәлешләре буларак популярлаштыруга мөмкинлек бирә. Бу программада безнең Саба районы да катнаша, анда хәзер күрше районнардан гына түгел, ә төбәкләрдән дә туристлар килә. Исегезгә төшерәбез, турның бәясе 2200 сумга керә: экскурсия программасы, туристик күрсәтү объектларына керү билетлары, экскурсовод хезмәтләре, яшәү (1 төн), туклану (1 иртәнге, 2 төшке аш).


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

24нче сентябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Яңа Мичән авылыннан, клуб берләшмәсенә йөрүче ханымнар өчен экскурсия оештырылды.Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, экскурсияне ошатып, музей мәдрәсәнең озын гомерле булуын теләп фикер-тәгъдимнәр китабына рәхмәт сүзләре яздылар.

24нче сентябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Яңа Мичән авылыннан, клуб берләшмәсенә йөрүче ханымнар өчен экскурсия оештырылды.Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, экскурсияне ошатып, музей мәдрәсәнең озын гомерле булуын теләп фикер-тәгъдимнәр китабына рәхмәт сүзләре яздылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International