Бөтендөнья туризм көне алдыннан

2020 елның 26 сентябре, шимбә

Бөтендөнья туризм көне алдыннан Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары һәм туроператорлары өчен «ял көннәрендә 1001 ләззәт» туристлык программасын тәкъдир итте.

Әлеге программаны яктырту районнарны Татарстанның яңа туристик юнәлешләре буларак популярлаштыруга мөмкинлек бирә. Бу программада безнең Саба районы да катнаша, анда хәзер күрше районнардан гына түгел, ә төбәкләрдән дә туристлар килә. Исегезгә төшерәбез, турның бәясе 2200 сумга керә: экскурсия программасы, туристик күрсәтү объектларына керү билетлары, экскурсовод хезмәтләре, яшәү (1 төн), туклану (1 иртәнге, 2 төшке аш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International