"Туган якны өйрәнүчеләр" клубы әгъзаларының беренче утырышы

2020 елның 16 октябре, җомга

Бүген Саба туган якны өйрәнү музеенда "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы әгъзаларының беренче утырышы узды. Әлеге клубны булдыруның төп максаты-туган як турындагы мәдәни мәгълүматларны гомумиләштерү, системалаштыру һәм тарату; Саба районының тарихи, мәдәни, археологик һәм табигый мирасын барлау, туган якны өйрәнү эшчәнлеген активлаштыру. Очрашу танышу һәм оештыру мәсьәләләреннән башланды, һәр катнашучы әңгәмә вакытында бик актив булды. Алар туган як, район тормышында булган мөһим вакыйгалар турындагы белемнәре белән бик теләп уртаклаштылар. Очрашу барышында катнашучыларның алга таба эшчәнлеге, мөһим мәгълүматларны эзләү һәм яңарту буенча бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International