ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2023 ел
шимбә

Ромашка -  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы, ул Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелә. Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан район китапханәсе хезмәткәрләре «Ямьле Саба»  ял паркында «Кыңгырау» балалар бакчасы балалары өчен «Ромашка-гаилә символы»дигән әдәби-күңел ачу уены үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны бәйрәмнең тарихы һәм гореф – гадәтләре белән таныштырып, балалар белән бергә  гаиләгә багышланган мәкальләрне  һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Әдәби өлешеннән соң күңел ачу уеннары уйналды. Чара ахырында балалар журналларына: “Ежик”, “Фиксики”, “Салават купере”, “Барби”, “Саша һәм Маша” күзәтү ясалды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

6
гыйнвар, 2023 ел
җомга

6 гыйнвар көнне Саба район китапханәсендә кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс оештырылды.Кар бөртеге - Яңа ел бәйрәменең  иң матур бизәге. Район китапханәсенә килгән китап укучыларыбыз үзләренең өйләренә ямь өстәр өчен кар бөртекләре ясау ысуллары белән танышып, мастер-класста катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

27 июль көнне «Җәйге уку залы» кысаларында район китапханәсендә балалар китапханәсе белән берлектә «Газета, журналлар укыйк» дип исемләнгән вакытлы басмалар күргәзмәсе оештырылды. "Ёжик", "Көмеш кыңгырау", "Безнең Мирас" газет-журналлары тәкъдим ителде.  Балалар өчен кычкырып оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

22
июль, 2022 ел
җомга

Безнең заманда без үз тамырларыбызны, ата-бабаларыбызның тормышы турында бик аз беләбез. Үз халкыңның мәдәниятенә тартылу бик мөһим, чөнки Ватан мирасына мөрәҗәгать итү үзең яшәгән җир өчен хөрмәт, горурлык тәрбияли. Шуңа күрә ата-бабаларыбызның мәдәниятен белергә һәм өйрәнергә кирәк. 19 июль көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә Шәмәрдән мәдәният йорты белән берлектә «Мәдәни мирас» дип исемләнгән балалар белән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында балалар станциядән станциягә күчеп, мавыктыргыч сәяхәткә чумдылар. «Халык бәйрәмнәре» станциясендә балалар Сабантуй, Корбан бәйрәме һәм башка бәйрәмнәр турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр. «Рус көнкүреше» станциясе көянтә, чабата һәм самавыр белән таныштырды. «Пословица недаром молвится» станциясе бик мавыктыргыч үтте, анда мәкальләрне тизлеккә дәвам итәргә кирәк иде. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, балалар үзләре өчен бик күп яңалык белделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

Иләбәр авыл китапханәсенә йөрүче укучылар китапханә тарафыннан оештырылган проектларда теләп катнашалар.Район китапханәсе тарафыннан оештырлган “Әдәби алан” проетында катнашучылар 21 июль көнне китапханәгә килеп биремнәр эшләделәр.Язучы З.Туфайлованың иҗат һәм тормышына кагылышлы сорауларга җаваплар яздылар, язучының шигырьләре белән таныштылар, рәсемнәр ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

14 июль көнне Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Олыяз, Мишәбаш һәм Лесхоз авыл китапханәчеләре,клуб һәм  мәдәния хезмәткәрләре белән берлектә  балалар өчен "Җәйге китапханә- 2022 сәяхәткә чыга" дип исемләнгән бәйрәм  оештырдылар. Бәйрәм күңелле уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

13 июль көнне Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Олы Кибәче, Иске Икшермә, Олы Арташ һәм Чәбья-Чүрчи авыл китапханәчеләре,клуб һәм  мәдәния хезмәткәрләре белән берлектә  балалар өчен бәйрәм  оештырдылар. Бәйрәм күңелле уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

24
июнь, 2022 ел
җомга

2021 елдан​ Саба районы мәдәният бүлеге “Саф сулы ямьле Саба” проектын тормышка ашырды.Чишмәләрне барлап, тарихларын кабаттан искә алу ,гореф гадәтләрне яңарту, халыкны чишмәгә тарту максатыннан эшләнә бу эшләр.

Шул уңайдан 24 июнь көнне Кече Шыңар чишмәсе янында “Җир ананың зәңгәр күзләре” дип исемләнгән чишмә бәйрәме уздырылды.

Чара кунакларны каршы алып, һөнәрчеләребез эшләреннән куелган күргәзмә белән башланып китте. Самавыр чәеннән, коймактан авыз иттеләр килгән кунаклар.

“Самавыр агарту”,”Таң суы алу”,”Су алу”,”Тәбә”, “Вәгдәләшү” куренеше, йолалары белән үрелеп барды бәйрәмебез. Якташ язучылар Вафина Гөлсинур, Гарипов Айдар үзләре язган шигырьләрне укып,теләкләрен җиткерделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы ​ “Ак калфак” татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Раесовна, Арча, Мамадыш, Балтач, Теләчедән килгән кунаклар үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

Теләчеләргә чишмә суын эстафета итеп тапшырып,чишмә буена истәлеккә алмагачлар утыртып чарабызны тәмамладык.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

29
март, 2022 ел
сишәмбе

29 март көнне Ә. Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Утырыш бәйләүгә багышланган иде. Бәйләү - борынгы халык һөнәре, ул бүген кабат әйләнеп кайтты. Бәйләү процессы кешегә шатлык китерә, үзен иҗатта күрсәтү, гадәти һәм көндәлек көнкүрештә матурлык күрү мөмкинлеге бирә. Китапханәдә әлеге һөнәргә багышлангане әдәбияттән һәм вакытлы матбугаттан торган күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

18
сентябрь, 2021 ел
шимбә

18 сентябрь көнне Саба район үзәк китапханәсе, Туган якны өйрәнү музее белән берлектә " Ямьле Саба"яр буенда оештырылган Кабак бәйрәмендә катнаштылар. Фотозонада Саба халкы фотога төшсә, ә балалар "Чәчәк бәйләме", "Оста куллар" мастер классларда катнашты.Саба район үзәк китапханәсе кызыксындыру бүләгенә ия булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International