Безнең заманда без үз тамырларыбызны, ата-бабаларыбызның тормышы турында бик аз беләбез. Үз халкыңның мәдәниятенә тартылу бик мөһим, чөнки Ватан мирасына мөрәҗәгать итү үзең яшәгән җир өчен хөрмәт, горурлык тәрбияли. Шуңа күрә ата-бабаларыбызның мәдәниятен белергә һәм өйрәнергә кирәк. 19 июль көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә Шәмәрдән мәдәният йорты белән берлектә «Мәдәни мирас» дип исемләнгән балалар белән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында балалар станциядән станциягә күчеп, мавыктыргыч сәяхәткә чумдылар. «Халык бәйрәмнәре» станциясендә балалар Сабантуй, Корбан бәйрәме һәм башка бәйрәмнәр турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр. «Рус көнкүреше» станциясе көянтә, чабата һәм самавыр белән таныштырды. «Пословица недаром молвится» станциясе бик мавыктыргыч үтте, анда мәкальләрне тизлеккә дәвам итәргә кирәк иде. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, балалар үзләре өчен бик күп яңалык белделәр.