ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

4 һәм 7 сентябрь көннәрендә "Ямьле Саба" яр буенда үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы китапханәчеләре  танылган җырчы  Салават Фәтхетдинов һәм Татарстан Республикасы  Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны каршы алу тантанасында катнаштылар. Китапханә каршында эшләп килүче "Өлкәннәр", "Сөембикә", "Алтын куллар', "Мишә дулкыннары', "Ак калфак", "Гаилә белән китапханәгә", "Любазнайка" "Яшьләр" клуб берләшмәләре үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

30
август, 2020 ел
якшәмбе

«Ямьле Саба» яр буенда,  Татарстан  Республикасы көне уңаеннан, Район үзәк китапханәсе “Ямьле  җәй – китаплы җәй” дип исемләнгән “Җәйге китапханә – 2020” дә катнашучыларны тәбрикләү тантанасын уздырды. “Җәйге китапханә – 2020” дә катнашучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидәил улы Заһидуллин, районыбызда яшәп иҗат итүче якташыбыз Гөлсинә Наил кызы Галимуллина, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры баш белгече Ришат Мидехәт улы Билалов, Саба ҮКСы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тәбрикләделәр. “Туган ягым – Татарстан” һәм “Көзге чәчәк бәйләме” – мастер классларда, “Татарстан дигән ватаным бар, Татар дигән халкым бар” уен-викторинада  балалар бик актив катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

22
август, 2020 ел
шимбә

21 август көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе, Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе һәм Шәмәрдән мәдәният йорты белән берлектә, «Мы правнуки твои, Победа!» акциясе кысаларында, «Великие битвы Великой Отечественной»дип исемләнгән кычкырып уку сәгате оештырдылар. Акция авыл халкын Бөек Ватан сугышының Бөек көрәшләре: Мәскәү,Сталинград, Курск сугышы, Берлин өчен көрәш белән таныштыру; 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында үз халкының ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен кешеләрдә горурлык хисләре уяту максатыннан уздырылды. Чара барышында катнашучыларга С.Алексеевның «Мәскәүдән Берлинга кадәр», «Минем Сталинград», Н.Внуковның «Сталинград окопларында», К. Воробьевның «Мәскәү астында үтерелгән» әсәрләреннән өзекләр укырга тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International