ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2020 ел
җомга
13 августта җылы бәйрәм - очрашулар көне билгеләп үтелә. Югары Шытсу
мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Ямьле Саба"
проекты кысаларында "Күңелне елмаю белән җылытыйк"дип исемләнгән
очрашу уздырдылар. Очрашуга Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы
Мәүлетов Б.М. чакырылган иде. Әлеге чараның максаты - балаларда
мәдәнияткә, иҗатка һәм спортка карата кызыксыну уяту, китапханәче белән
таныштыру. Очрашу "Танышу йомгагы" уеныннан башланды. Аннан соң
Мәүлетов Б.М. үзенең эшчәнлеге, спортка юллар, казанышлар турында
сөйләде. Соңыннан китапханәче Мусина Л.И. балаларны иҗаттагы
уңышлары белән таныштырды, шигырьләр укыды. Чара "Дубая" халык уен
кораллары ансамбле турында презентация, видеоролик күрсәтү белән
тәмамланды. Очрашу файдалы, җылы килеп чыкты.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

12
август, 2020 ел
чәршәмбе

    11 август көнне Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсендә «Джуманджи» исеме астында квест-уены үткәрелде. Уен яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, фикерләүне, игътибарны активлаштыру, серлелек, бердәмлек хисен булдыру максатыннан оештырылды.    Уен вакытында "Сәләтле балалар мәктәбе" укучылары уңай эмоцияләр тупладылар һәм актив рәвештә “Джуманджи” уены дөньясына чумдылар , чөнки яхшы уеннан да мавыктыргычрак нәрсә булырга мөмкин?

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

10
август, 2020 ел
дүшәмбе
Саба районы Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының Карары нигезендә 1930 елның 10 августында оештырыла. Быел бу вакыйга үтүгә 90 ел тула. Шул уңайдан, Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә, «Туган ягым минем Сабам» дип исемләнгән акция уздырды. «Туган җирем, газиз илем Саба!», «Якташларыбыз иҗаты» дип исемләнгән бүлекләрдән торган китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәчеләр күргәзмә ярдәмендә Саба районының тарихы һәм бүгенге көн вакыйгалары, галимнәре, язучылары, сәнгать әһелләре белән таныштырдылар.6 август көнне район китапханәсе «Минем Сабам - минем горурлыгым» дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән иде. Конкурс өчен җибәрелгән фотолардан күргәзмә төзелде. Районның юбилее уңаеннан буклет эшләнеп таратылды.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International