«Туган ягым минем Сабам» дип исемләнгән акция

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Саба районы Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының Карары нигезендә 1930 елның 10 августында оештырыла. Быел бу вакыйга үтүгә 90 ел тула. Шул уңайдан, Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә, «Туган ягым минем Сабам» дип исемләнгән акция уздырды. «Туган җирем, газиз илем Саба!», «Якташларыбыз иҗаты» дип исемләнгән бүлекләрдән торган китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәчеләр күргәзмә ярдәмендә Саба районының тарихы һәм бүгенге көн вакыйгалары, галимнәре, язучылары, сәнгать әһелләре белән таныштырдылар.6 август көнне район китапханәсе «Минем Сабам - минем горурлыгым» дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән иде. Конкурс өчен җибәрелгән фотолардан күргәзмә төзелде. Районның юбилее уңаеннан буклет эшләнеп таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International