Хөрмәтле эт хуҗалары! Безнең хайваннарның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү, шулай ук аларның иминлеген нәтиҗәлерәк контрольдә тоту максатларында кануннарга мөһим үзгәрешләр кертелде ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган 2024 елның 26 декабрендәге 1214 номерлы карар нигезендә 2025 елның 1 гыйнварыннан өч айлык этләре булган Татарстанда яшәүчеләрнең барысы да хайваннарын мәҗбүри теркәргә тиеш. Көчекләрне чиплау туганнан соң 3 ай эчендә башкарылырга тиеш. Яңа эт алган булсагыз, аны сатып алганнан соң 30 көн эчендә чипларга кирәк. Котыруга каршы Вакцинация мәҗбүри булып кала. Бу сезнең хайваннарыгызны һәм әйләнә-тирәдәгеләрне үлемгә китерүче авырудан саклау өчен мөһим процедура. Шуны аңлау мөһим: бу таләпләрне үтәмәү җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин. Бу яңа кагыйдәләрнең җитдилеген һәм аларны тайпылышсыз үтәү кирәклеген ассызыклый. Без барлык эт хуҗаларын бу үзгәрешләргә җаваплы карарга чакырабыз. Вакытында чиплау һәм вакцинация-ул закон таләбе генә түгел, ә сезнең дүрт аяклы дустыгызның сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгырту да.
Республикабызга янәшә күп кенә өлкәләрдә йорт кошларында үтә йогышлы кош гриппы килеп чыгып тора, кеше янәшәсендә яши торган кошлар – каргалар, су кошлары да чирли. Һәм дә инде, Төньяктан күчмә кошлар үтүе сәбәпле Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе кисәтү хәбәре җиткерергә мәҗбүр:
2025 елның 1 июленнән Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү турындагы закон гамәлгә. Хайванны үз хисабына чипларга кирәк булачак. Саба районында хайваннар өчен чип бәясе 120 сум тәшкил итә, чиплау өчен 100 сум түләргә кирәк булачак.
Бүген Саба районы гимназиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигының эпизоотиягә каршы эш буенча урынбасары Сергей Павлов белән гаҗәеп кызыклы очрашу узды.
Хөрмәтле Сабалылар! Районның ветеринария берләшмәсе октябрь һәм ноябрь айларында мәчеләрне, этләрне стерилизацияләүгә язылу ачылуы турында игълан итә. Исегезгә төшерәбез, стерильләштерү хайваннарның сәламәтлеген саклау һәм авыруларның таралуын булдырмау өчен бик зур әһәмияткә ия. Процедура аналарның күкәй күзәнәкләрен һәм аналыкларын алуны үз эченә ала, бу исә үрчүне контрольдә тотарга ярдәм итә һәм кайбер авырулар үсеше куркынычын киметә. Стерилизация шулай ук мәченең үз-үзен тотышын яхшыртырга мөмкин, чөнки еш кына агрессиягә һәм башка проблемаларга китерә торган гормональ активлык дәрәҗәсен киметә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, процедура куркынычларны киметү һәм терлекнең иминлеген тәэмин итү өчен квалификацияле ветеринар тарафыннан үткәрелергә тиеш.
Бу көннәрдә Саба районы ветеринария берләшмәсендә эшләүче хатын-кызлар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм әзерләү белән мәшгуль.
Кадерле ветеринария табиблары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең эшегез - кечкенә һәм зур дусларыбызның сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгырту сәнгате ул. Сез - тормышны коткаручы һәм газап чигүче хайваннарга җиңеллек китерә торган чын геройлар. Сезнең осталыгыгыз, белемегез һәм ярдәмчеллегегез сезне үз һөнәрегездә алыштыргысыз итә.
Бүген Саба район ветеринария берләшмәсендә «Бал кортларының авыруларын һәм төп корткычларын кисәтү һәм бетерү буенча чаралар. Ветеринария лабораториясенә умарта үрнәкләрен алу һәм китерү кагыйдәләре» буенча зональ семинар –киңәшмә уздырылды. Семинарда 9 районның: Саба, Теләче, Кукмара, Биектау , Балтач, Арча, Атня, Мамадыш, Питрэч, лаборатория мөдирләре һәм пробаларын сайлап алу буенча җаваплы хезмәткәр катнашты: Практик өлеше җаваплылыгы чикләнгән «Нырты» авыл хужалыгы җәмгыяте умартасында узды.
Саба районында "терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтүнең комплекслы программасы" укулар тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, курслар 10 апрельдә башланды. Бер атналык теоретик дәресләрдән соң, укучылар район хуҗалыкларында практика үттеләр. Бүген 22 кеше тиешле таныклыклар алды. Саба РГВО башлыгы Зөлфәт Ганиев һәм Саба ТО башлыгы Искәндәр Латыйпов катнашучыларны укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котладылар һәм эшләрендә уңышлар теләделәр!
Саба муниципаль районында "терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтүнең комплекслы программасы"темасына ике атналык курслар башланды. Укыту ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе инициативасы буенча үткәрелә, белемнәре белән Казан ветеринария академиясы белгечлэре булешэ. Бу атнада терлекчеләр, хуҗалык хезмәткәрләре, КФХ башлыклары һәм хезмәткәрләре, кече ветеринария персоналы Саба районы ветеринария станциясе мәйданчыгында теоретик укыту узачак. Киләсе атнада Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре район хуҗалыкларында практик дәресләр үткәрәчәк.