Республикабызга янәшә күп кенә өлкәләрдә йорт кошларында үтә йогышлы кош гриппы килеп чыгып тора, кеше янәшәсендә яши торган кошлар – каргалар, су кошлары да чирли. Һәм дә инде, Төньяктан күчмә кошлар үтүе сәбәпле Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе кисәтү хәбәре җиткерергә мәҗбүр:
Әйе, каз-үрдәкнең гел авыл буасында үскәне билгеле, ләкин кагыйдәләр буенча андый шартлар тыелган. Шушы чорда булса да кагыйдәләргә буйсынырга кирәк, чөнки әйтелгән авыру чыгуы кошны чыгармый тотуга караганда куркынычрак, чөнки чир булуы ачыкланса, тагын да таралмасын өчен зур территориядә кош саны юк ителә, кош ите белән сәүдә тыела. Бер авыру кошның тизәге бик тә җиңел зур буаны вирус белән пычрата ала.