"Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтүнең комплекслы программасы"темасына ике атналык курслар башланды

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Саба муниципаль районында "терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтүнең комплекслы программасы"темасына ике атналык курслар башланды. Укыту ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе инициативасы буенча үткәрелә, белемнәре белән Казан ветеринария академиясы белгечлэре булешэ. Бу атнада терлекчеләр, хуҗалык хезмәткәрләре, КФХ башлыклары һәм хезмәткәрләре, кече ветеринария персоналы Саба районы ветеринария станциясе мәйданчыгында теоретик укыту узачак. Киләсе атнада Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре район хуҗалыкларында практик дәресләр үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International