26 гыйнварда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында «Блокада икмәге» хәтер акциясе уздырылды. Акциядә катнашучылар блокада икмәге турында белделәр, символик икмәк кисәге һәм тасвирламалы истәлек алдылар. "Блокада икмәк" хәтер акциясенең символы булып 125 грамм авырлыктагы кечкенә икмәк кисәге тора. Блокаданың иң авыр чорында – 1941/1942 елның кышында Ленинградта икмәк бирүнең минималь нормасы нәкъ шундый була
28 нче декабрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында бер сулышта өлкәннәр өчен Яңа ел бәйрәме узды. Тычканнарны Иске ел буларак озаттык, Үгезне - Яңа ел символы итеп каршы алдык. Убырлы карчык та кунаклар арасында иде. Кыш бабай белән Кар Кызы кәнфитләрен өләштеләр. Җырлар җырланды, чегән кызы Ермолаева Светлана үзенең биюен биеп күрсәтте. Өлкәннәр бик канәгать калдылар, Яңа елны күңелле итеп оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.
Инде тиздән Яңа ел - чын могҗизалар чоры. Бәйрәм алдыннан без яхшылык эшләү йөзеннән, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты коллективы белән бергә, мин - культорганизатор Мөбәрәкшина Г.Г. - Кар кызы буларак интернат - йорт карамагындагыларны өлкәннәрне котларга юл тоттык, бүләкләр өләшеп чыктык. Барлык социаль хезмәт алучылар да бик канәгать калдылар, күрсәтелгән игътибарга һәм кайгыртуга рәхмәтләрен белдерделәр, чөнки бу алар өчен иң мөһиме!
Лесхоз интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча чаралар үткәрелде. Интернатның ярдәмче хуҗалыгы шактый зур. Яшәүчеләр зур теләк белән уңыш җыюда катнаштылар. Парникларда иртә яздан чәчәкләр, яшелчә һәм беренче яшел тәмләткечләр үсентеләре үстерелә. Яшелчәчелек һәм чәчәк үстерү буенча барлык эшләргә интернатта яшәүчеләр җәлеп ителә. Барысы да бердәм һәм рәхәтләнеп эшлиләр, чөнки хезмәт терапиясе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз әһәмиятен һәм кирәклеген тоярга мөмкинлек бирә.
Чараның максаты-бозылган хәрәкәт итү функцияләрен, хезмәт операцияләрен башкарганда эшкә сәләтлелек функцияләрен торгызу. Моның ярдәмендә мускуллар массасы, буыннарда хәрәкәтчәнлек торгызыла һәм яхшыра, кан әйләнеше нормалаша, организм үзенең кыскартылган мөмкинлекләрен куллануга яраклашатыра.
«Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә көн саен сәламәтләндерү чаралары – саф һавада дәвалау физкультурасы дәресләре үткәрелә. Гимнастика организмга көн дәвамында уңай йогынты ясый.