Ел саен Самара өлкәсе балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз"дигән Халыкара акция уздыра. Акциянең максаты-сугыш чоры балалар әдәбияты мисалында кече һәм урта яшьтәге укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.
Район балалар китапханәсе дә читтә калмады һәм "Балаларга сугыш турында укыйбыз" XI халыкара акциясендә катнашты. "Китап сөючеләр" клуб берләшмәсе белән берлектә (класс җитәкчеләре Галихузина Г.И.) герой шагыйрь -Муса Җәлилнең "Җырларым" шигырен укып видеоролик төшердек. Китап сөюче дусларыбыз Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт турында белделәр. Әлеге видеоролик белән үзәк китапханәнең шәхси инстаграм битендә танышырга мөмкин.
Саба район мәдәният бүлеге, Әбрәр Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе белән берлектә, Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлап, район күләмендә“75 шигъри мизгел” шигырьләр акциясе игълан итә.
Катнашучыларга Бөек Ватан сугышына багышланган, үзләре иҗат иткән шигырьләрен, исем-фамилияләрен, адресларын язып, WORD форматында, язма вариантын түбәндәге адресларга җибәрергә кирәк.
Акциянен нәтиҗәсе итеп, Бөек җиңүнең 75 еллыгына, сезнең
язмалардан “Җиңүнең -75 шигъри юлы” дигән китап иҗат ителәчәк.
Шигырьләр 2020 елның 1 маеннан 31 маена кадәр кабул ителә.
Иҗади акцияда катнашу өчен шигырне Саба район үзәк китапханәсенең
электрон почтасына saba-biblioteka@yandex.ru җибәрергә мөмкин.
Шулай ук #саба75шигъримизгел хештегы астында инстаграмм битендә урнаштырырга кирәк була. Сораулар буенча телефон 89083407441
Татар халкының "Әдәби марафон" дип исемләнгән үзүсеш проекты популярлашканнан популярлаша бара! XI Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында барлыгы 1300 артык китап укучылар катнашкан. Әлеге финалистлар - 21 көн дәвамында үзләрендә яхшы гадәт - татар телендә китап-журналлар уку гадәтен тәрбияли алдылар һәм әлеге яхшы гамәлгә якыннарын һәм дусларын да чакырдылар. XI Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектының иң кечкенә әдәби марафончыга нибары 4 яшь! һәм ул - Саба районы Тимершык авылыннан. Шулай ук иң күп китап укучы белән Саба районы беренчелектә -190 кеше катнашкан (шуның 61 мәктәп укучысы). Бәйгенең финал тантанасы июнь аенда үткәрелер дип планлаштырыла. XI Дөньякүләм "Әдәби марафон" проектында актив катнашкан китап укучыларга, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы үзенең рәхмәтеп җиткерә, алдагы марафоннарда да актив булып калырга чакыра.
Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу афәт.
Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр; кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте. Фронтта 104 язучы булган, шуларның 31 туган җиренә әйләнеп кайтмаган. Алар арасында М. Җәлил Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А. Алиш, Н. Баян, Р. Ильяс, М. Әблиев, В Мифтахов, К. Басыйров, М. Гаязов, X. Рахман, Р. Саттар, Д. Фәтхи, Ә. Камал һ.б бар. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәм дошман тылында көрәшкән каләмдәшләренең батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булды.
Сугыш чоры прозасында хикәя жанры өстенлек ала. Каләм осталары, бер-ике вакыйганы сурәтләп, дәһшәтле көннәрнең драматизмын, гадәттән тыш хәлләрнең катлаулылыгын, кешеләрнең эчке дөньясын, омтылышларын да күрсәтә алалар. Әдипләребез ут сызыгындагы хәлләрне, разведчикларның хәтәр эшләрен, партизаннар хәрәкәтен һәм тылдагы кешеләрнең фидакарьлекләрен тетрәндергеч итеп сурәтлиләр.
Без, яшьләр, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәбез. Әмма теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде.
Саба якларында борынгыдан килгән матур йола бар. Яз кояшы җылы нурын сибеп, бар табигать җанланган, агачларда бөре уянган, җиргә алтын бөртекләр күмелгән бер мәлдә балалар йомырка җыялар. Йомырка ул- бөтенлек, имин, тыныч тормыш символы. Ә балаларны сөендерү- иң саваплы, иң изге эш! Халкыбыз бу көнгә алдан әзерләнгән, йорт тирәсен тәртипкә китергән, иртәдән үк капкасын ачып куеп, олы кунак итеп балаларны тәмле теле белән каршылаган, аларны мактаган, зурлаган. “Ак калфак” оешмасының Саба бүлекчәсе, ел да кабатлана торган, һәркем көтеп алган матур бәйрәмне, быел өй шартларында уздырды. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы иртәдән торып кызарткан йомыркаларын, иң изге теләкләрен кушып, үзенең “Ак калфак” кызларына өләште.
Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен вакытларда да китапка мәхәббәт сүнмәгән. Барыбызга да мәгълүм ки, уй-фикер үсеше китаптан килә.Боларның барысын да исәпкә алып, күп кенә язучылар үзләренең әсәрләрен балалар өчен җыентык итеп чыгаралар. Менә шулар арасында балалар өчен «җанын биреп», алар өчен иҗат каләмен тибрәткән язучыларыбыздан Резеда Вәлиеваны атап китәсе килә. Ул- балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп язган балалар язучысы. Аның әкиятләре, шигырьләре фантазиягә, тирән фикергә, матурлыкка бай. Шагыйрә мәхәббәт һәм нәфрәт, батырлык-куркаклык, акыллылык һәм наданлык, уңганлык һәм ялкаулык кебек төшенчәләрне капма-каршы куеп, балаларга тәрбия бирү юлында куллана («Керпе белән Ташбака», «Мактанчык Бака», «Апа белән сеңел» һ.6.). Ул 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылында туа. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Аннары утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.
Резеда Вәлиеваның әкиятләре бүгенге көндә дә зур әһәмияткә ия. Чөнки әкиятләрдә тормышта очрый торган гаделсезлекләр, аларны җиңү очраклары күрсәтелә. Алар балаларга аңлаешлы, җиңел телдә язылган. Шулай ук әкиятләре татар телен өйрәнүчегә тел ачкычы да булып тора.
Саба район үзәк китапханәсе тарафыннан 25 апрель кичендә “Библиотөн 2020” “Җиңү истәлеге” дип исемләнгән онлайн – акция уздырылды. Акция халкыбызның Бөек батырлыгына – Җиңү көненә багышланды. Район халкына #75словПобеды, #Библионочьсаба хэштегларын куеп, сугыш сафларыннан кайткан истәлек хатлары белән таныштырырга, әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр укырга тәкъдим ителгән иде. Әлеге акциядә 85 катнашучы 68 видеоязма, мәгълүмати фотолар, китаплардан өзекләр тәкъдим иттеләр.
Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы "Җиңү Открыткалары!” дип исемләнгән проектта үзенең китап укучылары белән катнашты.
Илебез тарихында халык хәтереннән җуелмый торган вакыйгалар бар, әмма алар елдан-ел әһәмиятлерәк була бара. 9 майда бөтен ил бөек бәйрәм – Җиңү көнен, Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулуны билгеләп үтә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, тарихи истәлекләрне саклау максатыннан, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да "Җиңү Открыткалары!” дип исемләнгән проектта үзенең китап укучылары белән катнашты. Китап укучылар өй шартларында да "Җиңү открыткалары"н бик теләп ясадылар. Әлеге проектта катнашу укучыларда үз иленең каһарманнары белән горурлану, Туган иленең батырларына соклану хисе, үткән тарихыбыз, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән кызыксынуны өйрәнү теләге уятты.
26 апрель - бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне. 10-26 апрель көннәрендә Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан район үзәк китапханәсе игълан иткән «Саба Тукайны онытмый» әдәби марафонында барлыгы 1052 китап укучы катнашты. Әдипнең шигырьләрен яттан сөйләп, Тукай рухын яңартуда райондашларыбыз да үз өлешләрен керттеләр. Марафонда иң яшь катнашучыга 2 яшь булса, иң өлкәненә 90 яшьлек Иштуган авылыннан Миннемуллина Магсүмә апа булды. Марафонда Теләче, Арча, Питрәч, Балтач, Кукмара, Минзәлә, Казан, Мәскәү, Чаллы, Иркутск, Башкортстан, Улан-Удэ, Төмән якларыннан катнаштылар. Габдулла Тукайның "Туган тел" көен баян, курай, скрипка уен коралларында башкарылган көйләр күңелләргә тагын да үтеп керде.
Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
26 апрель - Радиацион аварияләрдә һәм катастрофаларда һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бигрәк тә әлеге көн 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСындагы булган вакыйгага бәйле.Хәтер көне уңаеннан район балалар китапханәсе презентация әзерләде. Әлеге презентация белән район китапханәсенең шәхси инстаграм битендә таныша аласыз.