20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.
Сыйфатлы терлек азыгын вакытында әзерләү кирәклеге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХлар проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Конкурста җиңүчеләргә грантларның гомуми суммасы 350 млн. сум тәшкил итте, шуларның 203 млн. сумы (58%) федераль бюджеттан бүлеп бирелде.
Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноградны яратып үстерә башлады. Әмма безнең шартларда күпчелек очракта ул өлгереп җитми яки аның җимеше әчкелтем була. Татарстанда татлы виноград үстерү – үзе бөтен бер фән. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә берничә гади киңәш әзерләде, алар буенча мул, ә иң мөһиме - татлы виноград уңышын алырга мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт эшкәртү предприятиеләре белән сөт тармагының үсеш перспективалары турында фикер алышты.
Белоруссия җитештерүчеләренең беренче виртуаль күргәзмәсе 2020 елның 16 июнендә эшли башлаячак һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә Белоруссиянең алдынгы предприятиеләре продукциясен һәм азык-төлек продуктларын тәкъдим итәчәк. Чара сәнәгатьнең төрле тармакларына багышланган һәм дөньяның төрле төбәкләрендә Белоруссия продукциясен һәм эшлекле даирәләргә хезмәтләр күрсәтүне презентацияләүгә юнәлдерелгән Made in Belarus Online виртуаль махсуслаштырылган күргәзмәләр сериясен ачачак.
Федераль бюджет тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗ зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенеч белән аграрийларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Росагролизинг вируска каршы тәкъдимнең гамәлдә булуын тагын 1 айга озайтты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елның 6 апреленнән – бу катлаулы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән тәкъдим ителгән «вируска каршы» гамәлләр башкарылганда, татарстанлылардан Росагролизингка техника алу өчен 435 заявка кергән. Россия буенча барлык хуҗалыклардан 35 млрд. сумнан артыкка 6 мең заявка бирелгән. Бу -Росагролизингка башка вакытта ике айдан да кимрәк вакыт эчендә кергән заявкалар буенча рекорд күрсәткеч.