Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Марат Җәббаров тармак алдында шулай ук мөһим эш – терлек азыгы әзерләү тора, дип искә алды. Татарстанның 19 районы терлек азыгы әзерләргә кереште. Хәзергә 8 мең гектардан артык күпьеллык үлән чабып алынгын һәм беренче 11 мең тона сенаж әзерләнгән. Һава торышы да бик яхшы, үлән 35 см һәм урыны белән 50 см га кадәр җитә.
Быел 500 мең гектарга якын күпьеллык үләннән терлек азыгы әзерлисе бар. Министр район башлыкларын, холдинг һәм хуҗалыклар җитәкчеләрен техниканы мөмкин кадәр күбрәк эшкә җигәргә, һәм 15 июньгә үләннең беренче катын чабуны тәмамларга өндәде.
Марат Җәббаров сүзләренчә, хезмәтне тиешенчә оештырган очракта, техник мөмкинлекләр күрсәтелгән срокларда сыйфатлы азык әзерләргә мөмкинлек бирә. Республика буенча бер азык җыю комбайнына 700 гектардан артык мәйдан туры килә.
Республикада авыл хуҗалыгы техникасы паркын актив яңарту бара. Агымдагы елда Росагролизинг аша якынча 2 млн сумга 240 трактор, 80 бөртекле ашлык җыючы, 19 терлек азыгы җыючы комбайннар, 930 берәмлектән артык башка техника һәм җиһазлар сатып алынган.