Шимбә көнне, 5 октябрьдә, иртәнге 6дан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) үтәчәк ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермерлык продукциясен сатып ала алачак.
Соңгы бер атна эчендә республикада 1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды, 256 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылды. Шул чор эчендә Татарстанның шикәр заводларында 20,4 мең тонна шикәзр комы җитештерелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен бүген үк molpred-116.ru сайтында анкета тутырырга һәм info.mpr2019rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче бүләккә СММ буенча онлайн белем алу курсын алачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалу турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 312 млн. сумнан артык.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татарстан Республикасының цифрлы моделе» проектын гамәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды.
“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданда ашлык җыелды. Аграрийлар 4,2 млн тонна ашлык җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык 30 центнер тәшкил итә. Бу хакта, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров әйтте.
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларына туңга сөрү эшен тәүлек буе башкарырга кирәк. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров сөйләде.
Татар токымлы атларның ничек кабат үрчетелә башлавы турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар телендә басылып чыккан китаптан укып белеп була.
Татарстан Республикасында бүгенгә 4,2 млн. тонна ашлык җыелган, уртача уңыш – 29,9 ц/га. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.