Яшь авыл эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» конкурсында катнаша алалар

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  14 яшьтән 30  яшькә  кадәрге авыл  эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында  катнаша  алалар.     Конкурста  катнашу  өчен бүген  үк   molpred-116.ru сайтында  анкета  тутырырга һәм  info.mpr2019rt@mail.ru электрон  почтасына  җибәрергә  кирәк.    Гаризаларны  кабул  итүнең  соңгы  көне  – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче  бүләккә  СММ буенча  онлайн белем  алу  курсын  алачак.  
 

Конкурс   8 номинация буенча  уза:  «Интернет эшкуарлыгы», «Авыл  хуҗалыгы  эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль  эшкуарлык», «Җитештерү», «Инновацион  эшкуарлык», «Сәүдә» һәм «Хезмәт күрсәтүләр  өлкәсе».

Төбәк этабы  финалы   2019 елның  2 октябрендә  узачак. Иң яхшы  эшкуарлар     федераль  этапта  катнаша  һәм Россия  дәрәҗәсендә  Татарстанны  күрсәтә  алалар.  «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсының  финалы  бу  елның   ноябрендә Казанда   узачак.  

Чараны  Яшьләр  эшләре  буенча  федераль агентлык һәм Яшьләр эшкуарлыгына  Россия  ярдәм  итү  үзәге оештыралар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International