Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2019 елның 4 октябре, җомга

Шимбә көнне, 5 октябрьдә, иртәнге 6дан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) үтәчәк ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермерлык продукциясен сатып ала алачак.

Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр үткәреләчәк. Төрле мәйданчыклардагы ассортиментның үз үзенчәлекләре бар һәм халык ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Нинди продукция кирәклеге турында шәһәрлеләр ярминкә мәйданчыкларында хәбәр итә ала. Моның өчен махсус тартмалар каралган.

Узган ярминкәдә, традицион авыл хуҗалыгы продукциясеннән тыш, Казан халкы яңа өлгергән кура җиләге, виноград, шампиньоннар һәм җирле җитештерелгән Француз сырлары сатып ала алса, бу юлы да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бераз үзгәреш кертте. Бу атнада ярминкәләр Өлкәннәр декадасы кысаларында узу сәбәпле, нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар биреләчәк. Ярминкәнең һәр мәйданчыгында аларны тәмле ризыклар һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре бик теләп йөри. Традиция буенча, шимбә көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге Казандагы ярминкә мәйданчыкларында шәхсән булачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыны белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International