ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә Төзүчеләр урамы 7, 8 нче номерлы йортлар ишегалларында "Безнең ишегалды" программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре башланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс

3
май, 2021 ел
дүшәмбе

         Бүген, 2021 елның 3 май көнне, «Ветеранга бүләк» традицион бәйрәм акциясе кысаларында, Саба муниципаль районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү көне белән котладылар. Районның һәр ветеранына «Бердәм Россия» партиясе исеменнән бүләк җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырылды.

Тэги: Бердәм Россия

29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов исеменнән «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән "#СпасибоВрачам акциясе кысаларында Саба район хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары өчен торт һәм бүләкләр алдылар. Табиблар инде берничә ай бу яман чир белән көрәшәләр. Аларның хезмәте чиксез хөрмәткә лаек! Сабырлык һәм сәламәтлек Сезгә!


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 12 декабрендә, «Гражданлык сәгате» республика проекты кысаларында, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе, Саба җирле бүлекчәсе Башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге, Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең Саба филиалы белән берлектә, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан 14 яшькә җиткән гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырды. Паспортны "Бердәм Россия" нең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Халиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы, полиция майоры Айнур Гафиятуллин, Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкнең Саба филиалы начальнигы Алсу Баһманова тапшырды.  Яшь гражданнарга барлыгы 9 паспорт тапшырылды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International