24 сентябрь көнне 7.10 сәгатьтә «Татарстан радиосы» нда агымдагы елның сентябрендә булган күчемсез милек өлкәсенә кагылышлы законнардагы үзгәрешләргә багышланган "Яңа көн" программасы чыгачак. Сүз "Кадастр эшчәнлеге" һәм "Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу" законнары турында бара.
Татарстанда дәүләт кадастр исәбенә куюның уртача вакыты соңгы өч елда уннан алты көнгә кадәр кимегән. Бу электрон сервисларны гамәлгә кертү һәм ведомствоара хезмәттәшлекнең төрле формаларын үстерү аркасында мөмкин булды.