Татарстан Росреестры "Татарстан радиосы"нда күчемсез милек өлкәсендәге үзгәрешләр турында

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

24 сентябрь көнне 7.10 сәгатьтә «Татарстан радиосы» нда агымдагы елның сентябрендә булган күчемсез милек өлкәсендә законнардагы үзгәрешләргә багышланган «Яңа көн» программасы чыгачак. Сүз «кадастр эшчәнлеге турында» һәм «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»законнар турында бара. 

Программа кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре Илгиз Шиһабиев һәм Дмитрий Малинин җир хуҗалары исәпкә алынмаган квадрат метрларны нинди очракларда законлаштыра алулары һәм күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында булган актуаль контакт мәгълүматлары ярдәмендә  үз участокларының чикләрен күршеләре белән  ничек  килештерә алулары турында сөйләячәкләр.    

Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында сөйли .

Шулай ук исегезгә төшерәбез, булган радиоэфирларның язмалары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru  рәсми сайтында, «Матбугат хезмәте-радиоэфирлар» бүлегендә, шулай ук безнең «Вконтакте» дагы (vk.com/rosreestr16) төркемдә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International