ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

26 февральдә Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә "Татарстан талантлар Республикасы"V Республика конкурсы узды

Тэги: мәдәният бүлеге

26.02.2023 Казан шәһәрендә V Бөтенроссия "Биеклектә" фестиваль-бәйгесе узды.

Тэги: мәдәният бүлеге

7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 6 февралендә, "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" укучылары һәм укытучылары "Казан халык сәнгать кәсепләре техникумында" экскурсия дә булдылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

8
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Һава шартларына бәйле рәвештә урамдагы кичке күңел ачу чаралары кичектерелә


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

«Без җәйне ясыйбыз!»

Тэги: мәдәният бүлеге

5
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

5 гыйнвар көнне мәдәният бүлеге командасы "Итек-фест"фестивалендә катнашты. Безнең команда уңышлы чыгыш ясады һәм Гранд-при яулады


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районының мәдәният бүлеге Байлар Сабасы халкы һәм кунаклары өчен «Ямьле Саба» яр буенда Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт оештырды. Концерт программасында район мәдәният йорты үзешчәннәре һәм белгечләре катнашты. Шулай ук Махсус кунаклар: Резедә Шәрәфиева, Мөнир Рахмаев, Илшат Сафин, Инсаф Мәрдәнов, Нияз Сафиуллин чакырылган иде. Концерт искиткеч дустанә атмосферада үтте.


29
август, 2020 ел
шимбә

Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан җырлы гомер бишегем» дигән бәйрәм концерты булды. Концерт Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән иде. Котлау сүзләре белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.н.Гәрәев чыгыш ясады. Концертка танылган артист Вадим Захаров, шулай ук Саба районы кунаклары Илназ Мусин һәм Айнур Габделхаков чакырылган иде. Матур һәм истә калырлык номерлар, якты һәм матур костюмнар тамашачыларга онытылмас тәэсирләр һәм хис-тойгылар бүләк итте.

ТАССРның 100 еллыгы, Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче һәм мәдәният хезмәткәре белән берлектә, "Мин яратам сине, Татарстан"дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Бәйрәм концерты программасы тәкъдим ителде, шулай ук Татарстан турында китаплардан күргәзмә оештырылды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга уңай кәеф бүләк итте. Кичәнең беренче минутларыннан ук яхшы атмосфера хөкем сөрде. Һәр номерны тамашачы бик җылы һәм шатлыклы кабул итте. Концерт программасының дәвамы булып биюләр, күңел ачу, мәзәкләр торды. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында тәмамланды.ТАССРның 100 еллыгы, Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче һәм мәдәният хезмәткәре белән берлектә, "Мин яратам сине, Татарстан"дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Бәйрәм концерты программасы тәкъдим ителде, шулай ук Татарстан турында китаплардан күргәзмә оештырылды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга уңай кәеф бүләк итте. Кичәнең беренче минутларыннан ук яхшы атмосфера хөкем сөрде. Һәр номерны тамашачы бик җылы һәм шатлыклы кабул итте. Концерт программасының дәвамы булып биюләр, күңел ачу, мәзәкләр торды. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында тәмамланды.

Саба муниципаль районының мәдәният бүлеге Байлар Сабасы халкы һәм кунаклары өчен "кино төне" акциясе кысаларында саф һавада «Эспен Корольлегендә» дип исемләнгән кинофильм күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International