ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2025 ел
җомга

21 ноябрьда бухгалтерлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куючы бухгалтерлар тәбрикләнде һәм Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов Нияз Госмановка, Сөмбел Назирова һәм Гөлназ Тимершаеховаларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, аларга Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. 


20
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Саба гимназиясендә әти - әниләрнең профессиялары белән танышу максатыннан сыйныф сәгатьләре үтә. Әлеге профориентация сәгатенә 3Г сыйныфы укучыларын үзенең һөнәре белән таныштыру максатыннан әлеге сыйфта укучы Динәнең әнисе, Финанс-бюджет палатасының баш белгече Рузалия Дәүләтшина чакырылды. Ул балаларны кыскача оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Аннары балалар гаилә бюджеты үрнәгендә керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. 

Бүген "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан кабат  Шәмәрдәннең “Салават күпере” балалар бакчаласында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр.


19
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген кабат "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты,  программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә  Шәмәрдәннең “Салават күпере”  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының  тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга  нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.


18
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Финанс - бюджет палатасы коллективы Үзәкләштерелгән бухгалтериядә хезмәт куючы хезмәттәшләре бухгалтер Алсу Юнусованы туган көне белән тәбрикләделәр. Оешма рәисе Ш.Ә.Сөнгатов иң изге теләкләрен җиткереп, Алсу Юнусованы Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.


14
ноябрь, 2025 ел
җомга

11 ноябрьда  Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте. Утырышта 2026 елга hәм 2027-2028 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты беренче укылышта каралды. Доклад белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә Сөнгатов чыгыш ясады.


10
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

2026 елның беренче яртыеллыгына газета – журналларга язылу башланды. Финанс–бюджет палатасы хезмәткәрләре һәр елны район газетасына бик теләп язылалар, һәрдаим газета аша районда булган яңалыклар белән танышып торалар, редакциябездә хезмәт куючы журналистларның һәр язмасын кызыксынып укып баралар. Быел да искәрмә булмады, финансистларның күбесе “Саба таңнары” район газетасына язылып куйды. 


31
октябрь, 2025 ел
җомга

Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге белгечләре муниципаль хезмәткәрләр өчен үтүче «Бюджет системасы һәм процессы» темасына квалификация күтәрү курсларын уздылар. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге ике көнлек укулар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.


28
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында ел саен инвентаризация уздырыла. Тикшерү барышында милекнең сакланышы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе дә барлана. Әлеге процедураның мөһимлеге турында бухгалтерлар да, оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Агымдагы ел периодында бүгенге көнгә районның 20 бюджет оешмасы инвентарь тикшерү узды. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары тарафыннан әлеге процедура ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.   


13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Финанс - бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераныбыз Әскәрова Кадерия Гыйлемҗан кызы бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерия Гыйлемҗан кызы бөтен хезмәт юлын төгәллек һәм игътибарлылык таләп итә торган бухгалтерлык һөнәренә багышлаган шәхес. Озак еллар ул мәгариф бүлегендә бухгалтер, аннары баш бухгалтер ярдәмчесе булып хезмәт куя. Ә инде аннары, лаеклы ялга киткәнчегә кадәр Кадерия Гыйлемҗан кызы Үзәкләштерелгән бухгалтерияда финанс группасы җитәкчесе булып эшли. Аны шундый истәлекле көне белән тәбрикләп, Финанс - бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов тәбрикләү сүзләрен ирештерде һәм күпъеллык хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мактаулы остаз" күкрәк билгесен, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт сүзен тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International