Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы оештырган видеоконференцэлемтә режимында узган чираттагы киңәшмәдә салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә катнашучылар түбәндәге сорауларга тукталдылар: Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе беркетмәсе нигезендә үткәрелә торган эш кысаларында салымнар буенча бурычларны киметү; мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буенча бурычларны киметү буенча чаралар. Хакимиятнең башкарма органнары хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзаларының милек салымнарын түләү турындагы мәгълүматы буенча - 2022 елның 5 октябренә Саба районында бу күрсәткеч республика дәрәҗәсеннән түбәнрәк - 20% булса, республикада исә бу күрсәткеч 21% тәшкил итә.
Бүген 2023 елга, 2024 һәм 2025 елгы план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджет проекты белән танышу һәм 2023-2025 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Финанс – бюджет палатасы да нәтиҗәле хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны тәбрикләде.
Бу көннәрдә “Саба –Арена” спорт мәктәбенең заллары бадминтон уенында көч сынашучы уенчыларны кабул итә. Финанс – бюджет палатасында эшләүче егетләр – кызлар бу спорт төрендә дә үз көчләрен сынап карарга булдылар. Уен бик мавыктыргыч һәм рәхәт халәттә узды.
Уку елы башында Үзәкләштерелгән бухгалтерияның планлаштыру бүлеге бухгалтерларының эшләре тагын да артып китә. Чөнки районның барлык бюджет оешмаларында тарификацияләр үткәрелә башлый. Барлыгы 79 оешма тарификация үтәргә тиеш булса, шуларның 70ендә бүген инде әлеге эш башкарылды.
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре, җитәкче Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы җитәкчелегендә “Милләтләр кроссы” спорт чарасында актив катнаштылар. Ярышлар бер сулышта узды. Барлык катнашучылар чарадан канәгатьлек хисе алдылар. Ярыш нәтиҗәсендә Шакиров Рамил 3 урынга лаек булды.
Финансистлар билгеләп куелган ГТО нормативларын үтәделәр һәм уңышлы тапшырдылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калды. Беренчедән, эш атнасыннан соң физик ял булса, икенчедән, хезмәткәрләр үзләренең сәләтләрен сынап карый алдылар. Шакиров Рамил 2 урынга, Валеева Эльмира призлы 3 урынга лаек булды.
10 сентябрь көнне районкүләм велосипедта узышу ярышлары булып үтте. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре шулай ук әлеге ярышларда катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Эльмира Валеева һәм Рамил Шакиров ике икенче урын яуладылар, җитәкче Шәмсун Акберович кызыксындыру призына ия булды.
8 сентябрь көнне Россияда финансистлар көне билгеләп үтелә. Әлеге профессиональ бәйрәмнәрен Финанс-бюджет палатасы коллективы табигать кочагында ял итеп билгеләп үтте.