ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Видеоконференцэлемтә режимында узган чираттагы киңәшмәдә салымнар буенча бурычларны һәм бурычларны киметү мәсьәләләре каралды


17
март, 2023 ел
җомга

“SabaBalahoner” муниципаль программасы кысаларында “Балачак” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм финансист һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар. Уен форматында алып барылган очрашудан балалар бик канәгать калдылар. Керем һәм чыгымның ни икәнен гаилә бюджеты аша белделәр.


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Волейбол буенча хатын-кызлар арасында район Чемпионаты дәвам итә. Финанс – бюджет палатасын 3 команда тәкъдим итә. Кичәге уеннар исә ФБП -3 һәм ФБП – 2 командалары арасында барды. Уеннар әле дәвам итә. Кызларыбызга җиңүләр, оптимистик рух теләп калабыз.


14
март, 2023 ел
сишәмбе

Агымдагы 2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителүе уңаеннан, район оешмалары борынгыдан калган, инде онытылып баручы йолаларны сәхнәләштереп, халыкка тәкъдим итте. Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре исә бөтеншартын туры китереп, язгы чәчүгә "чыктылар". Һәркем үзенә тапшырылган рольны зур осталык һәм ихласлылык белән башкарып чыкты. Җыр-бию, күңелле мизгелләр белән үрелеп барган әлеге тамашаны тамашачылар да бик җылы кабул итеп, алкышларга күмде.


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре Айгөл Муталлапова һәм Роза Гапдрахманованы коллективта юбилейлары белән котладылар. Һәм бу көнне алар адресына иң матур теләкләр яңгырады.

7 март көнне Финанс – бюджет палатасы коллективы егетләре гүзәл затлар өчен бәйрәм чарасы оештырды. "Матур язгы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Өегездә һәм күңелегездә мәхәббәт яшәсен, ә кәефегез һәрчак язгы кояш кебек күтәренке булсын», дип Шәмсун Акберович теләкләрен җиткерде. Музыкаль бүләк итеп Илнар Галиев, Азат Фәйзетдинов, Рөстәм Дәүләтшин һәм, гомумән, барлык егетләр башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Кызларыбызга үзенең иң матур җырларын Миннислам Кәримов та бүләк итте. Шуларга өстәп  оештырылган бүләкләр һәм бәйрәм өстәле дә кызлар күңеленә хуш килде.


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Лесхоз бистәсендә узган чаңгы ярышында Финанс-бюджет палатасы командасы 2 урынга лаек булды. Оешма җитәкчесе Ш.Ә.Сөнгатов 1 урын яулады. Хатын-кызлар арасында Гөлнара Загидуллина 3 урынга, ир-егетләр арасында Рамил Шакиров шулай ук 3 урынга лаек булдылар.


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

 Бүген Финанс-бюджет палатасында егетләрне тәбрикләделәр. Гаиләләрендә иминлек, эшләрендә уңышлар, иминлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.

 

   Бүген, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Р.М.Хәсәнов һәм Саба шәһәр җирлеге депутаты Ф.И.Ильясов махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсенә азык-төлек җыелмасы тапшырдылар. Махсус күчтәнәч Финанс-бюджет палатасының баш белгече Айгөл Муталлаповага тапшырылды. Һәм без, үз чиратыбызда, барлык сугышчыларның өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын чын күңелдән телибез.


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре спорт ярышларында һәрдаим актив катнашып киләләр. Шушы көннәрдә булып узган чаңгы ярышларында да алар зур активлык күрсәттеләр һәм Гөлнара Заһидуллина беренче урынга, Эльмира Валеева икенче призлы урыннарга лаек булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International