ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре “Милләтләр кроссы” спорт чарасында актив катнаштылар. Ярышлар бер сулышта узды. Барлык катнашучылар чарадан канәгатьлек хисе алдылар. Ярыш нәтиҗәсендә бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров 3нче урынга лаек булды.


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Уку елы башында Үзәкләштерелгән бухгалтерияның планлаштыру бүлеге бухгалтерларының эшләре тагын да артып китә. Чөнки районның барлык бюджет оешмаларында тарификацияләр үткәрелә башлый. Барлыгы 79 оешма тарификация үтәргә тиеш булса, шуларның 43ендә бүген инде әлеге эш башкарылды.


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

8 сентябрь көнне Россияда финансистлар көне билгеләп үтелә. Әлеге профессиональ бәйрәмнәрен Финанс-бюджет палатасы коллективы табигать кочагында ял итеп билгеләп үтте.

Бәйрәм башында алдынгы хезмәткәрләр билгеләп үтелде. Аларны Саба муниципаль районы Башлыгының урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов тәбрикләп китте. Ул Зөлфия Кәримовага ТР Финанс министрлыгының Рәхмәт хатын, Лилия Якуповага Саба муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасын, Гөлия Саматовага Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.


4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Үзәкләштерелгән бухгалтерияның контракт бүлеге бухгалтеры Зөлфия Кәримованы 40 яшьлек бик матур бәйрәме белән тәбриклибез, сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез.

 


25
август, 2023 ел
җомга

Финанс – бюджет палатасы белгечләре район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Төрле милләт халкының этник портреты, ягъни аларның милли киемнәре, кухнясы, яшәеше турында кызыклы мәгълүмат туплый алдылар.


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары оешмада кунакта булды. 1 сентябрь көнне алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бүген алар өчен күңелле чара да оештырылды. «SabaBalahoner» муниципаль программасы кысаларында алар гаилә бюджеты, экономия, керем һәм чыгым турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Акберович Сөнгатов булачак укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.


22
август, 2023 ел
сишәмбе

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс аерым мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
Финанс – бюджет палатасы бинасы каршында да бу көнне флаг бәйрәмчә җилферди.   


18
август, 2023 ел
җомга

Районның пенсия һәм социаль страховка Фонды белгече Алсу Ахметова Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен пенсия һәм социаль түләүләрнең кайбер формалары белән таныштырды. Балалы гаиләләргә нинди түләүләр каралган, пенсия түләү тәртибе, күп балалы аналарга һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гражданнарга социаль түләүләр һәм пенсияләр – шундый  сорауларга хезмәткәрләр бүгенге әңгәмә барышында җаваплар ала алдылар.


17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Җәмәгать тәртибен саклауга полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә аларның төп ярдәмчеләре – ирекле халык дружинниклары да чыга. Финанс-бюджет палатасыннан ИХД сафларына Исмагилова Энҗе һәм Давытова Алинә кертелгән. Алар дружинникның шәхесен раслаучы таныклыкларга ия һәм полиция  хезмәткәрләре белән бергә бистәдә җәмәгать тәртибен күзәтәләр.


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре Физкультурачылар көненә багышланган спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, Саматова Гөлия, Халикова Айзилә, Валеева Эльмира тарафыннан төрле төр ярышларда 1,2,3 нче урыннар яуланды/


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International