ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Шәмәрдәндә чаңгы сезоны ачылды. Әлеге кышкы төр спортын яратучылар беренче ярышны көтеп алдылар һәм рәхәтләнеп көч сынаштылар. Сезон ачылу уңаеннан уздырылган ярышларда Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты һәм, 3 км.дистанцияны уңышлы үтеп, 1 урынга лаек булды.  


17
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Әле генә булып узган футбол ярышларында да егетләребез зур активлык күрсәтте. Әлегә уеннар көндәшлек һәм чын эмоциональ фонда узды. Нәтиҗәсе дә, әлбәттә, сөенерлек булды. Финанс-бюджет палатасының егетләр командасы призлы 2нче урын яулады.


13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте.

 Утырышта 2024 елга hәм 2025-2026 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты каралды. Доклад белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә Сөнгатов чыгыш ясады.

      Бюджетның керем һәм чыгым өлешләре нинди булыр? Бюджетның тулылыгы оешма-предприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш оешмаларының, гомумән, җитештерү  өлкәсенең нәтиҗәле эшләвенә бәйле.

      Гомумән, районның берләштерелгән бюджетының керемнәре 2024 елда 1 млрд 804 млн 455 мең сум, 2025 елда 1 млрд 737 млн 632 мең сум, 2026 елда 1 млрд 750 млн 689 мең сум итеп планлаштырыла.


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Саба муниципаль районы бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Районның социаль-икътисади үсешен фаразлау турында төп доклад белән Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сөнгатов чыгыш ясады.


4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Казанда бюджет өлкәсе оешмаларының еллык исәп-хисап бирүендәге  яңалыкларына багышланган семинар – практикум булып узды. Анда Финанс-бюджет палатасының һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерияның бүлек җитәкчеләре, баш бухгалтер, авыл җирлекләренең бухгалтерлары катнашып кайттылар. Семинар программасында еллык хисапны әзерләүгә мәҗбүри регламент процедуралары, еллык отчетларга яңа таләпләр, эчке контроль системасы чарасы буларак каралган инвентаризация мәсьәләләре бар иде.


29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Уңышлары һәрчак бик күп булсын, сәләтлеләр безнең балалар! Күргәзмә әнә шундый баштамга астында уздырылды  Финанс – бюджет палатасында. Әлбәттә, әлеге матурлык иң кадерле бәйрәм - Әниләр көне уңаеннан оештырылып, анда 20 бала катнашты.  Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең балаларының спорттагы, иҗаттагы уңышлары, аларның рәсемнәреннән торган күргәзмә игътибарны җәлеп итәрлек кызыклы килеп чыкты. Ә балалар саны белән мактанырлыгы бар оешманың. 18 яшькәчә 80 бала исәпләнә биредә. Ә балигълык яшенә җиткән балалар санын да кушсаң 100гә якын була. Гомумән, игътибар зур хезмәткәрләрнең балаларына. Оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов аларның берсен дә күз уңыннан калдырмый. 


23
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында инвентаризация уздырыла. Оешмалардагы милек һәм милек йөкләмәләрен барлау буенча инвентарь тикшерү Финанс-бюджет палатасының 2023 елның 1 октябре боерыгы белән үткәрелә башлады.


20
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

19 ноябрь - Россияда Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан райондашлар тарафыннан ел саен бергә җыелып, һәйкәлләргә чәчәкләр салу, “Дулкын” радиосында кичке эфирда очрашу-чарада катнашу оештырыла. Быел исә алар Теләче район үзәгендә аллеяда пушка урнаштыру тантанасында да катнаштылар. 

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында 2023 елда җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды. Расланган график буенча 16 ноябрьдә киңәшмә эшендә Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сөнгатов катнашты. Киңәшмә барышында гыйнвар – октябрь айларына җирле бюджетларның үтәлеше нәтиҗәләре, шулай ук ел ахырына кадәр керемнәрне мобилизацияләү, планлаштырылган чыгымнарны финанслау чыганаклары белән тәэмин итү, хезмәт хакын вакытында түләү, муниципаль учреждениеләрнең беренче чираттагы чыгымнарын түләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук салымнар буенча бурычларны каплау буенча алып барылган эш нәтиҗәләре, 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллардагы план чорына җирле бюджетлар турында карарлар әзерләү һәм кабул итү мәсьәләләре дә көн кадагына куелган иде.


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

Гатауллин Илгизәр Кәрим улы яхшы белгеч кенә түгел, баянчы да әле. Һәм менә дигән әти дә. Әниләр көне уңаеннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында  Сәләтле балалар мәктәбе тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасында катнашып, әти – әниләр исеменнән ул да үзеннән өлеш кертте. Балалар һәм аларның әти-әниләре тарафыннан тәкъдим ителгән бәйрәм чарасы изге гамәл булып, анда тәрбияләнүчеләрнең күңеленә бик хуш килде, матур хәтирәләрен яңартып, күңелләрен нечкәртте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International