ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Тәмәке тартуны һәм алкоголизмны кисәтү - хәзерге заман Россия җәмгыятенең иң актуаль мәсьәләләреннән берсе. Әгәр Көнбатыш илләр сәламәт яшәү рәвешенә һәм гаилә кыйммәтләренә әйләнеп кайтуга тартылса, безнең илдә соңгы унъеллыкларда кире тенденция күзәтелә. Шул уңайдан 20 август көнне Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Мин тормышны сайлыйм!” дип исемләнгән стенгазета ясалды. Шулай ук китапханәче Мухаметзянова Л.Д. кеше сәламәтлеге өчен зарарлы гадәтләр, алкоголь һәм тәмәкенең зыяны турында күзәтү үткәрде.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

20 август көнне Олы Нырты авыл  китапханәсе мәдәният йорты  белән берлектә , « Чәчәкле калейдоскоп» дип аталган энгәмә һәм рәсем конкурсы уткәрелделәр. Чәчәкләр табигатьнең искиткеч гузәл бизәкләре. Элеге чара балаларнын . чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәту ,мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү ,кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү максатыннан оештырылды.Соңыннан балалар үзләренә охшаган чәчәкләрне рәсемгә  төшерделәр. Конкурска нәтиҗә ясалганнан соң , бүләкләр  тапшырылды. 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

20 нче август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсенә йөрүче балалар, мәдәният йорты  белән берлектә табигатьтә «Туган ягым –яшел бишек» исеме астында экологик сәгать үткәрелде.  Балаларга туган як табигате, аның кырлары,урманнары, болыннары турында сөйләнде. Балалар, Җир-анабызның бушлай хәзинәсе булган, дару  һәм агулы үләннәр  белән таныштылар. Алар турында мәгълүмат бирелде табышмаклар чишелде. Балалар төрле  уеннар уйнап рәхәтләнеп ял иттеләр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

20
август, 2019 ел
сишәмбе

20 август көнне Район китапханәсе  балалар китапханәсе белән берлектә бөтендөнья елмаю көне уңаеннан”Көнне елмаюдан башла " акциясе үткәрделәр. Китапханәчеләр китап  укучыларны шушы көн белән котладылар һәм җәйге уку залында Татарстан китап нәшриятенә 100 ел” китап күргәзмәсе оештырып, анда басылган кызыклы китаплар белән таныштырдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

    Китап - кешенең якын дусты,сердәше,киңәшчесе. Ә бүгенге балаларның  ул бренче танып белергә өйрәтүчесе.  Шул максат белән бүген Олы Кибәче “Күбәләк” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен  балалар бакчасында “Китап – иң якын дус” дип исемләнгән китапханә көне уздырдык. Балалар өчен ачык һавада  яңа кайткан китапларга күзәтү ясалды, әкиятләр укылды, төрле дидактик күнегүләр уздырылды.. Урамда уйный трган “Мәчеле һәм тычканлы” уенын уйнадык. Балаларга китап укучы абый- апалары ясаган театраль маскалар бүләк ителде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Туган якны өйрәнү-кешегә иң якын нәрсә. Башта ул туган йорт. Гаилә һәм аның янәшәсендәге кешеләр. Аннары – ул яши торган ил, авыл , урам. Туган якны өйрәнү-ул территория генә түгел, ә халык тарихы, аның геройлары, үзенчәлекле мәдәнияте дә.
Бу чараның максаты туган як турындагы белемнәрне гомумиләштерү, аның матурлыгын һәм кабатланмаслыгын күрергә ярдәм итү иде. Туган як табигатенә, экологик культурага сакчыл, җаваплы караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.
 15 нче август көнне Олы Нырты авыл китапханәсе балалар белән берлектә " Туган  ягыңның тарихын бел" дип исемләнгән туган якны өйрәнү уңаеннан  табигать почмагына экскурсия уткәрелде. Авылдашыбыз  З. Сәфәргалиевның  " Нырты ягы - тарихи төбәк " китабына күзәтү ясалды һәм чиратлашып кычкырып укылды Рәхәтләнеп уйнап балалар  ял итеп кайттылар .

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

18 август көнне Яңа Мичән авыл китапханәчесе Крәнне авыл клубында “ Һөнәрләр иленә сәяхәт” дигән тематик сәгать үткәрде. Мероприятиягә 6 – 10 яшьлек балалар чакырылды.  Үткәрелгән чара  барышында  презентация күрсәтелде, китапханәче профессияләр турында сөйләде. Шулай ук ворлдскиллс турында әңгәмә үткәрелде. Үткәрелгән чарада 11 кеше катнашты. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

16
август, 2019 ел
җомга

15 август көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилгә багышланган шигърият сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны шагыйрънең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шулай ук М. Җәлил биографиясе белән таныштылар, аның фаҗигале язмышы,әсирлеккә язылган шигырьләренең Россиягә ничек эләгүе турында белделәр. Соңыннан китапханәче балаларга татар һәм рус телләрендә берничә шигырь укыды. Муса Җәлил турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

15 август көнне Олы Шыңар авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубының чираттагы утырышы булып узды. Әңгәмәбез шагыйрә Илсөяр Иксанова иҗатына багышланган иде. Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышканнан соң, аның шигырьләрен укыдык, анализладык. Шулай ук, И.Иксанова шигыренә язылган җырлар тыңладык һәм фикер алыштык.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Әкият геройлары безгә балачактан ук таныш. Әкият – ул мәрхәмәтле дус, аның белән игелек һәрчак явызлыкны җиңә торган тылсымлы сәяхәткә барырга була. 15 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Яраткан әкият геройлары»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Китапханәче Гөлнәзирә Әүхәдиева балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Яраткан китап битләрен актарып,  балалар гаҗәеп могҗизалы һәм маҗаралы әкият дөньясына килеп эләктеләр.  Барлык балалар да конкурста катнашырга һәм үзләренең яраткан геройларын ясарга ризалаштылар. Алар ясаган рәсемнәр кызыклы һәм матур килеп чыкты. Яшь рәссамнар һәм китап укучылар безгә бик теләп үзләренең рәсемнәрен бүләк иттеләр, ә без аларны татлы призлар белән сыйладык.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International