Китап - кешенең якын дусты,сердәше,киңәшчесе. Ә бүгенге балаларның ул бренче танып белергә өйрәтүчесе. Шул максат белән бүген Олы Кибәче “Күбәләк” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен балалар бакчасында “Китап – иң якын дус” дип исемләнгән китапханә көне уздырдык. Балалар өчен ачык һавада яңа кайткан китапларга күзәтү ясалды, әкиятләр укылды, төрле дидактик күнегүләр уздырылды.. Урамда уйный трган “Мәчеле һәм тычканлы” уенын уйнадык. Балаларга китап укучы абый- апалары ясаган театраль маскалар бүләк ителде.