20 нче август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсенә йөрүче балалар, мәдәният йорты белән берлектә табигатьтә «Туган ягым –яшел бишек» исеме астында экологик сәгать үткәрелде. Балаларга туган як табигате, аның кырлары,урманнары, болыннары турында сөйләнде. Балалар, Җир-анабызның бушлай хәзинәсе булган, дару һәм агулы үләннәр белән таныштылар. Алар турында мәгълүмат бирелде табышмаклар чишелде. Балалар төрле уеннар уйнап рәхәтләнеп ял иттеләр.