Район китапханәсенә экскурсия.

2017 елның 11 августы, җомга

10-август районыбыз оешканга 87 ел тулу уңаеннан,“Шоколад” балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар төркеме балалары,бакчабыз мөдире Гөлүсә Шамилевна,тәрбияче Рафисә Рашитовна  районыбызның  Абрар Каримуллин исемендэге китапханә, һәм районыбызнын тарихи музеенда экскурсиядә булдылар.Китапханәче Алсу Дамировна балаларны китапханә, район тарихы белән таныштырды, тугәрәк өстәл артында  берсеннән-берсе матур, кызыклы китап-журналлар күрсәтте.Резеда Рашитовна балаларны музейда сакланган кыйммәтле экспонатлар белән кызыксындырды.Балаларда бигрәк тә, Г.Тукай һәм аның замандашларына ошатып ясалган сыннар зур кызыксынучанлык уятты. Шулай ук борынгы заман чүлмәк, кул тегермәне,чабаталар баларга зур яңалык булды. Бакчабыз мөдире Гөлүсә Шамилевна, район музена борынгы гасырдан калган утүк бүләк итте.Экскурсия күңелле үтте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International