Тату сыйныф серләре

2017 елның 3 марты, җомга

Районыбызда 20нче марттан мәктәпнең әти-әниләр комитетлары өчен “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең муниципаль этабы башланып китәчәк. Әлеге чара 4 мәктәп зонасында кичке 18.00.сәгатьтә үткәрелер дип көтелә.

  1. Тимершык зонасы. 20 март: Олы Шыңар, Мичән, Югары Симет, Эзмә, Тимершык
  2. Шәмәрдән зонасы. 21 март: Корсабаш, Иштуган, Явлаштау, Шекше, Шәмәрдән
  3. Байлар Сабасы зонасы. 22 март: Сәләтле балалар мәктәбе, Гимназия, Килдебәк, Лесхоз, Юлбат, Сабабаш
  4. Икшермә зонасы. 23 март: Олы Кибәче, Олы Арташ, Икшермә, З.Нырты, Сатыш, Түбән Шытсу

       Конкурста мәктәпнең гомуми әти-әниләр комитеты яки аерым сыйныфның әти-әниләр комитеты катнашырга мөмкин. 5 кешедән торган состав мәктәп белән гаилә эшчәнлеген яктыртып көч сынашачаклар. Районыбызның әти-әниләрен әлеге конкурста катнашырга чакырып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International