28 октябрь - халыкара анимация көне. Шул уңайдан Олы Нырты авыл мәдәният йорты директоры һәм китапханәче “ Миләшкәй “ балалар бакчасына йорүче балаларны, тәрбияче апалары Хазиева А.М. белән китапханәгә” Мультфильм көне” нә чакырдылар. Аларга башта анимация турында мәгьлүмат биреп, мультфильмнардан җырлар җырлатып, яраткан мультикларын күрсәттеләр.