Шекше авылында митинг

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Илебез тарихында җуелмас эз калдырган әлеге мөһим датага багышлап Шекше авылында митинг үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән әлеге чарада мөгаллимнәр, мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар, авыл җирлеге башлыгы катнашты. Митингта фронттан әйләнеп кайтмаган каһарманнар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр авылдашыбыз искә алынып, обелиск янына чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International