Түбән Шытсу авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре лагерьда ял итүче балалар белән “Яшел дөнья” дигән экологик уен үткәрделәр. Уенда ике команда катнашты: “Сандугач” һәм “Карлыгач”. Уен 4 тукталыштан торды: “Чишмә”, “Экологик плакат”, “Экологик кроссворд”, “Экологик сценка”. Табигатьне саклау һәркемнең бурычы. Суларыбызны чиста, һаваларыбызны пычратмыйча калдырсак, изге бурычларыбызны үтәгән булырбыз. Яшел дусларыбызны саклыйк, - дигән нәтиҗә ясалды.