Явлаштау мәдәният йорты хезмәткәрләре “Мишә” елгасы буенда балалар белән балык тоту бәйгесе уздырды. Башта оста балык тотучы Илгиз абыйлары белән әңгәмә булды. Ул балаларны балык тотканда шаулап йөрергә ярамаганлыгын,тирестән чыккан челиләргә балык якшырак капканын һәм башка шундый серләрен әйтте. Араларынды оста балык тотучы Илгиз һәм Илнар абыйлары булу балаларда тагын да кызыксыну уятты, балык тотарга дәрт өстәде. Балалар 4 номинациядә ярышып балык тотты. ”Иң беренче балыкны тотучы” - Азалия Ахметова, “Иң зур балыкны тотучы”, “Иң кечкенә балыкны тотучы”, “Иң күп балык тотучы” исеменә Нурсил Галимзянов лаек булды. Ул 13 балык эләктерде. Ризат Галимзянов 2 нче дәрәҗәдә “Күп балык тотучы” исәпләнде. Аңа 10 балык эләкте. Аларга истәлекле бүләкләр бирелде. Соңыннан балалар Илнар абыйлары белән Гәүхәрия апалары пешергән уха белән сыйландылар. Тәмле үләннәр салып кайнаткан чәй эчтеләр.