Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулу уңаеннан, Бөтен Россия күләмендә оештырылучы “Хәтер шәме”(Свеча памяти) акциясеннән Шекше авыл җирлеге халкы да читтә калмады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре җитәкчелегендә бер төркем балалар урамнарга чыгып, үтеп баручыларга батыр авылдашларыбызны онытмаска чакыручы открыткалар бүләк итте. Обелиск янында “хәтер шәмнәре” яндырып Ватан иминлеге, тынычлык өчен һәлак булган ватандашларыбызны искә алды.