Хәтер – мәңгелек, диләр. Миллионлаган югалтулар, онытылгысыз кайгы-хәсрәтләр китергән сугыш афәтен хәтерләрдән җуеп ташларга хакыбыз юк. 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн Хәтер һәм матәм көне буларак билгеләп үтелә.
22 июнь көнне Кызыл Мишә авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышы, тыл хезмәтчәннәренә ярату, хөрмәт тәрбияләү максатыннан, "Онытырга мөмкин түгел" дип исемләнгән хәтер көне булып узды. Балалар белән Бөек Ватан сугышы, җиңү бәйрәме, сугыш һәм тыл ветераннары турында сөйләшү алып барылды.Әлеге очрашуга авылдашыбыз, сугыш чоры баласы Хәсәнҗанов Даян абый да чакырылган иде.Ул балаларга үзенең сугыш чорында үткән балачагы турында сөйләде. Киләчәктә сугыш афәтен күрергә язмасын дигән үзенең теләкләрен җиткерде.