Россия тарихында 22 июнь кайгылы көн буларак билгеләп үтелә. 1941 елның шушы көнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Шуны искә алып Сатыш авыл китапханәсендә балалар белән Хәтер көне билгеләп үтелде. Сугыш алып килгән бәла-казалар турында балалар әңгәмә тыңладылар.