Лагерьда «Хәтер көне»

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

22 июнь көнне “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагерендә Хәтер көне оештырылды. Балалар дәһшәтле сугыш башлануга багышланган акциядә катнаштылар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларга багышланган обелискка чәчәкләр куйдылар.

Шулай ук без бүген “Нарат” боз сараена кунакка бардык. Көннең икенче яртысында полиция хезмәткәрләре эвакуция үткәрде. Алар балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып үттеләр.

Балалар өчен иң кызык вакыйга Пенсильвания штатыннан, инглиз теле, лингвистика һәм социялогия укытучысы, Хезер Ли Меллоуның килүе булды. Ул балаларга кызыклы мастер-класс үткәрде.

Кич белән бөтен лагерь “Интуиция” уенына җыелды. Уен дәвамында балалар әйдаманнар турында күбрәк белә алдылар.

Көн кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгаларга  бай булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International