Муса Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан Пүкәл авыл клубында узган чаралар

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Муса Җәлилнең тууына 110 тулу уңаенан Пүкәл авыл клубында, 14 февраль көнне,   яшьләр арасында, өстәл теннисы буенча үзара ярыш узды.  Ә 16 февраль көнне, китапханә белән берлектә,  “Ак калфак” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр белән, “Җәлил яши, Җәлил мәңгелек” дигән шигырь  кичәсе узды. Кичә барышында каһарман шагыйрьнең тормыш юлы искә алынды, әсәрләре кычкырып укылды. Клуб берләшмәсенә йөрүчеләр Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International