Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә слайд-әңгәмәсе үткәрелде

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2 февральдә Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә эшләп килүче “Книгини” клыбына йөрүче хатын-кызлар  өчен  “Якташыбыз – рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов” – слайд-әңгәмәсе үткәрелде. Ул Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты , Татарстан Республикасы флагы авторы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтовның тууына 80 ел тулуга багышланды. Китапханәче Г.Садыйкова аның биографиясе белән  таныштырды, эшләрен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International