Район балалар китапханәсендә “Андерсенның тылсымлы дөньясы” – әдәби сәгать

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

    30 январь  көнне  Саба район балалар  китапханәсендә  гимназиянең 4 «г» сыйныф укучылары (укытучылары Ибрагимова А.Г.) өчен  “Андерсенның тылсымлы дөньясы” исемле әдәби сәгать үткәрелде.

        Китапханәче Шаяхметова Н.Р.  презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Г.Андерсенның китаплары буенча төзелгән “Дөньяның иң яхшы әкиятчесе” - китап күргәзмәсенә күзәтү үздырылды. Шушы тема буенча үткәрелгән викторина сорауларына укучылар төгәл җавапларын бирделәр. Һәр укүчы өйдә укырга язучының  китабын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International