Белмәмеш дусларын эзли!

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Николай Носовның Белмәмеш маҗаралары турындагы китапларны инде берничә буын балалар кызыксынып укыйлар. Бу китап – чын мәгънәсендә бөек әсәр, ә аның төп герое – тиктормас Белмәмеш һәм аның дуслары – күптәннән укучыларның яраткан персонажларына әверелделәр.

Нәкъ шушы кабатланмас әкияти геройга багышлап 21 январь көнне Сәләтле балалар мәктәбендә  “Белмәмеш дусларын эзли” дип исемләнгән әдәби квест уздырылды. Квестны китапханәче Элвира Кәримуллина һәм тәрбиячеләр әзерләде, ә квестта мәктәпнең 2-4 сыйныф укучылары катнашты. Квест барышында укучылар повестьнең төрле персонажлары турында табышмакларны чиштеләр, Чәчәкләр шәһәрендә яшәүчеләрнең профессияләрен исләренә төшерделәр, презентациядә күрсәтелгән рәсемнәрдән таныш геройларын таптылар. Укучылар шулай ук Белмәмешнең шаяру-шуклыклары, аның рәссам, җырчы, шагыйрь булырга тырышып каравы турындагы һәм әсәрнең башка иң кызыклы һәм мавыктыргыч өзекләрен сөйләп күрсәттеләр.

Ә иң катлаулы сорауларга җаваплар авторның әсәрләрендә яшерелгән иде. Һәр сорауга җавап бирү өчен әсәрне тагын бер кат хәтердә яңартырга, фактлар һәм вакыйгаларны искә төшерергә туры килде. Чара бик кызыклы презентация белән бергә алып барылды. Һәр тукталышта укучыларны “Белмәмеш маҗаралары” мультфильмыннан җырлар озатып барды.

Квест бик җанлы һәм кызыклы узды. Укучыларга әлеге чара бик ошады һәм барысы да канәгать калды.  Хәзер чираттагы квестны уздыру өчен укучылар яңа әсәр сайлыйлар. Анысы тагын да кызыклы булыр дип көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International